Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасыннан Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы әгъзалары һәм Дәүләт Думасы депутатлары белән очрашты

25.12.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасыннан Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы әгъзалары һәм Дәүләт Думасы депутатлары белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, республика министрлыклары вәкилләре катнашты.  

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, депутат корпусының өстенлекле бурычлары үзгәрешсез кала. Бу – Татарстан мәнфәгатьләрен яклау буенча максатчан закон чыгару эшчәнлеге һәм республиканы федераль максатчан һәм дәүләт программаларына максималь кертү. 

Фәрит Мөхәммәтшин белдергәнчә, мондый очрашулар гадәткә әйләнде һәм Татарстаннан Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатлары үткән елгы эшчәнлегенә бергәләп йомгак ясарга һәм киләчәккә планнар корырга ярдәм итә.  

Төп нотык белән Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, үткән елның шушы чорына карата республикага игълан ителгән һәм содыннан расланган акчалар күләме барлык чыганаклар буенча 18%ка арткан һәм 86 млрд. сум тәшкил иткән (2016 елга – 72,7 млрд. сум).

Артем Здунов сүзләренчә, федераль бюджет чыгымнары кимүнең агымдагы тенденциясенә карамастан, федераль акчаларны җәлеп итүнең уңай динамикасы сакланып калган. Федераль бюджетның программа өлеше буенча расланган акчалар 76,6 млрд. сум тәшкил итә. Республика Россия Федерациясенең 26 дәүләт программасында һәм 17 федераль максатчан программасында катнаша.

«Федераль адреслы инвестицион программа белән каралган расланган лимитларның гомуми күләменнән капиталь салулар 6,13 млрд. сум тәшкил итә, шул исәптән 6 ФМП кысаларында», - диде Татарстан Республикасы икътисад министры.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.