Рөстәм Миңнеханов террорчылыкны профилактикалау өлкәсендәге вәкаләтләрне гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча Татарстан мунициципаль районнары башлыклары җыелуларында чыгыш ясады

25.12.2017

Террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау ил җитәкчелеге тарафыннан милли иминлекне, икътисадны яңартуны һәм тотрыклы икътисадый-социаль үсешне тәэмин итү буенча дәүләт сәясәтенең мөһим юнәлеше дип карала. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов террорчылыкны профилактикалау өлкәсендәге вәкаләтләрне гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы мунициципаль районнары һәм шәһәр округлары башлыклары җыелуларын ачуда хәбәр итте.

Чара Н.И. Лобачевский ис. Фәнни китапханә залында (Казан, КФУ) узды.

Рөстәм Миңнеханов Казан федераль университетына уку өчен мәйданчык биргәнгә рәхмәт белдерде.   

Ул шулай ук искәрткәнчә, Россия Федерациясендә террорчылыкка каршы көрәшнең гомумдәүләт системасы 11 елдан артык эшләп килә һәм мөһим нәтиҗәләргә китерә. Системаның комплекслы эше нәтиҗәсендә террорчылар активлыгы кими.

«Позитив тенденцияләр булуга көч куллану көрәше генә түгел, Илкүләм террорчылыкка каршы комитет җитәкчелегендә барлык федераль хакимият органнары, субъектларда теоррорчылыкка каршшы комиссияләр, граждан җәмгыяте институтлары һәм җирле үзидарә органнары тарафыннан уздырылучы профилактик эшчәнлек тә китерә», - диде Рөстәм Миңнеханов.   

Ул билгеләп үткәнчә, «уңай нәтиҗәләр безгә тынычланырга һәм без төп максатыбызга – террорчылык һәм башка янаулар сәбәпләрен бетерүгә ирештек дип уйларга хокук бирми, аларның дәрәҗәсе һаман да югары булып кала».

«Безнеңчә, практик эш үзәге нәкъ менә урыннарда булырга тиеш , – диде Рөстәм Миңнеханов. – Террорчылыкка каршы нәтиҗәле көрәш җирле үзидарә органнары, иҗтимагый һәм дини оешмалар хезмәткәрләренең һәм бөтен халыкның көчен тупламыйча мөмкин түгел. Муниципаль берәмлекләрдәге әлеге эшнең координаторы – террорчылыкка каршы комиссия».

Террорчылыкны профилактикалауга бәйле мәсьәләләр безнең көндәлек эшебездә, киләчәк Россия Федерациясе Президентын сайлауларны һәм 2018 елгы Футбол буенча FIFA дөнья чемпионаты матчларын уздыруны исәпкә алып, өстенлекле булырга тиеш, диде Рөстәм Миңнеханов.

Аның фикеренчә, террорчылыкка каршы һәм экстремизмга каршы пропаганданы экстремизм һәм террорчылык идеологиясенә бирешерлек затлар белән системалы профилактик эш рәвешендә уздырырга кирәк.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук билгеләп үткәнчә, кешеләр күпләп була торган урыннарны һәм террорчылар һөҗүме булу мөмкинлеге булган объектларны саклауны тәэмин итәргә кирәк. 

Татарстан Республикасы Президенты фикеренчә, террорчылыкка каршы көрәш мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы мунициципаль районнары һәм шәһәр округлары башлыклары белән җыелулар аларга террорчылыкка каршы көрәш турында тиешле мәгълүмат алырга мөмкинлек бирәчәк.   

Ул барысына да конструктив фикер алышу һәм уңышлы эшләр теләде. «Көчләребезне туплап кына без террорчылыкка нәтиҗәле каршы тора алачакбыз, – диде Рөстәм Миңнеханов азакта. – Ышанам, бу җыелулар барышында алган белемнәрегез террорчылыкка каршы көрәштә файдалы булачак».


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.