Борис Павлов Хезмәттәшлек һәм инвестицияләр буенча халыкара советның Оештыру утырышында катнашты

06.02.2008

Бүген Президент-Отельдә Хезмәттәшлек һәм инвестицияләр буенча халыкара советның Россия Сәнәгатьче һәм эшмәкәрләр союзы тарафыннан үткәрелгән Оештыру утырышы булды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов катнашты.
Утырышта шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Виктор Зубков, Россия Сәнәгатьче һәм эшмәкәрләрнең союзы президенты Александр Шохин, Россия Федерациясе Икътисади үсеш министрлыгы рәисе Эльвира Нәбиуллина, Россия Федерациясе чит ил эшләре министрының беренче урынбасары Андрей Денисов, Россия Федерациясендәге Европа бизнесы ассоциациясе идарәсе рәисе Хартманн Райнер, Россиядәге Америка сәүдә палатасы президенты Эндрю Сомерс, Россия Федерациясендә Европа комиссиясе вәкиллеге башлыгы, илче Марк Франко, АКШ ның Россия Федерациясендәге илчесе Уильям Джозеф Бернс катнашты.
Халыкара советта катнашучылар белән аралашу вакытында Борис Павлов динамик үсешнең озак сроклы потенциалына ия булган конкурентлыкка сәләтле икътисад моделен төзү, кешелек капиталын һәм республиканың табигый байлыкларын нәтиҗәле файдалану нигезендә, халыкның яшәү дәрәҗәсен һәм сыйфатын алга киткән Европа илләре стандартына туры килерлек итү Татарстан Республикасының үсеш стратегиясен билгели торган фактор булуын әйтеп узды. Шуның белән бергә соңгы 5 елда тотрыклы икътисади үсешнең югары темплары, Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиевнең республика Дәүләт Советына юлламасы нигезендә, социаль үсеш өстенлекләрен тәэмин итү, Татарстан Республикасы икътисади үсешенең яңа моделен төзү шарты һәм коралы булып хезмәт итә.
Соңгы 10 елда сәнәгый җитештерү индексы, максималь дәрәҗәгә җитеп, 108,8 % тәшкил итте. Тулаем Россия Федерациясе буенча булган күрсәткеч белән чагыштырганда (106,3 %), бу – 2,5 % ка күбрәк. Сәнәгый җитештерү күләме буенча республика Идел буе федераль округы төбәкләре арасында – беренче, Россия Федерациясе субъектлары буенча тулаем алганда бишенче урын алып тора.
Гомуми җитештерү күләменең яртысыннан артыгы (60 %) эшчәнлекнең 3 төренә туры килә: файдалы казылмалар чыгару – 31 %, химия производствосы – 12 %, транспорт чаралары һәм җиһазлары җитештерү – 17 %.
Чит илгә чыгарылган товарлар күләме буенча Татарстан Республикасы соңгы 3 ел дәвамында Россия Федерациясе төбәкләре арасында лидерлар бишлегенә керә һәм илебезнең Идел буе федераль округында беренче урын алып тора.
Республика Хөкүмәтенең бурычы – Татарстан Республикасын үстерү максатыннан, предприятие һәм оешмаларның конкурентлыкка сәләтле булып эшләү мөмкинлекләрен киңәйтү өчен, сәнәгать һәм кулланучылар базарының тотрыклы үсешен, нәтиҗәле тышкы икътисади эшчәнлекне гарантияләү.
2007 ел нәтиҗәләре буенча төп капиталга инвестицияләр - 198,0 млрд. сум, тулай төбәк продукты 740,0 млрд. сум тәшкил иткән. Конкурентлыкка сәләтле булуны һәм республика икътисадының интенсив үсешен тәэмин итү максатыннан, өстәмә инвестицион ресурсларны алга таба да җәлеп итү өчен кирәк булган шартларны тудыру зарур.
Татарстан Республикасы Россия төбәкләре арасында инвестиция потенциалы буенча – 10 нчы, ә инвестицион тәвәккәллек буенча 7 нче урын алып тора.
Элекке кебек үк, 2008 елда тышкы икътисади эшчәнлек үсешенең геоикътисади өстенлекләре булып Европа, БДБ, Азия-Тын океан төбәге илләре, “Ислам Конференциясе” оешмасына керә торган дәүләтләр кала.
Бүгенге көндә Татарстан Республикасы Россия Федерациясенең 80 нән артык төбәге белән актив төбәкара эшчәнлек алып бара. 2007 ел нәтиҗәләре буенча төбәкара товар әйләнеше 200 млрд. сумнан артыкны тәшкил итте, бу 2000 ел күрсәткеченнән 3 тапкыр күбрәк.
Россиянең якын киләчәктә Бөтендөнья сәүдә оешмасына кушылуы, республика кысаларында да, тулаем Россия буенча да конкурентлыкка сәләтле булуны күтәрү максатыннан, киң масштаблы эшчәнлекне тизләтүгә җитди тышкы этәргеч булачак.
“Безнең өстенлекле максатыбыз – конкурентлыкка сәләтле булуны тәэмин итү һәм Татарстан Республикасы өчен халыкара базарларда мөмкин булган урын билгеләү”, - дип әйтеп узды Борис Павлов.
Утырыш ахырында Александр Шохин “АЛКОА РУС” ның генераль директоры Евгений Лузов һәм “ДМГ Юроп Холдинг ГмбХ” президенты Герцен Андреаска Россия Сәнәгатьче һәм эшмәкәрләр союзы Гомумроссия эш бирүчеләр берләшмәсендә әгъза булып тору турындагы таныклыкларны тапшырды.