Минтимер Шәймиев: “Әгәр без торакка булган сорауның артуын телибез икән, алга таба классик ипотека механизмнарын эшкәртеп җиткерү зарур”

06.02.2008

2007 елда Татарстан Республикасының торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә эш һәм хезмәтләр күләме 21,4 млрд. сум тәшкил итте. Тулаем алганда, республиканың тулай төбәк продуктында төзелеш тармаклары һәм торак-коммуналь хуҗалыкның өлеше 22,1 %, яки 163,7 млрд.сум тәшкил итте.
Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында ведомство башлыгы Марат Хөснуллин хәбәр итте. Коллегия эшендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Марат Хөснуллин тармакның 2008 елга нинди нәтиҗәләр белән керүен җентекләп сөйләп бирде.
Әйтик, узган елда Татарстан 2,04 млн. кв. метрдан артык торакны сафка бастырды һәм бу күрсәткеч буенча Россия төбәкләре арасында бишенче урынны алды. Республикада яшәүче бер кешегә 0,53 кв. метр торак туры килде, бу Татарстанга Россия Федерациясендә 11 нче урынны алырга мөмкинлек бирде.
Перспектив планнарда торак тапшыру күләмнәре 2008 елда – 2,165 млн. кв. метр, 2009 елда – 2,371 млн. кв. метр, 2010 елда 2,569 млн. кв. метр тәшкил итәчәк. Шулай итеп, 2015 елга республикада 3,8 млн. кв. метр, яки 1 кешегә 1 кв. метр торак тапшыру күздә тотыла.
Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы бер квадрат метр торакның бәясе артуны бүгенге көнгә төп мәсьәләләрнең берсе дип саный. “Әгәр без чаралар күрмәсәк, республикада торакны беркем дә сатып ала алмаячак”, - диде ул.
Төзелеш күләмнәре артуга бәйле рәвештә, тармак төзелеш материалларына (цемент, кирпеч һ.б.) кытлык кичерә.
Марат Хөснуллин сүзләренә караганда, республикада кирпеч җитештерү үсеш ала. “Татарстанда биш кирпеч заводы төзелә, шуларның икесе (проектта күрсәтелгән егәрлеге – елга 150 һәм 60 млн. данә кирпеч) бу ел ахырына сафка бастырылачак”, - диде ул. Бу республикага Рәсәйдә эре кирпеч җитештерүчеләрнең берсе булып китәргә мөмкинлек бирәчәк.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы Хөкүмәте кирәкле табигый ресурсларга ия булган күрше төбәкләр катнашында цемент заводын төзү мөмкинлекләрен дә карый.
Республикада җитди проблема – төзелеш тармагында төп һөнәр эшчеләренең җитмәве.
Коллегия барышында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәләгә түбәндәгечә аңлатма бирде: бүгенге көндә республикада төзү-монтаж эшчеләренә (аерым алганда, Түбән Камадагы Нефть химиясе һәм нефть эшкәртү заводлары комплексын төзү проектында) ихтыяҗ зур. Ләкин, Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, бу юнәлештә инде 3 елдан артык эш алып барыла, моңа чит ил белгечләрен җәлеп итү күздә тотыла.
Коллегиядә соңгы сүз белән Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев чыкты. Ул торак төзү һәм аның күләмен арттыруның гражданнарны һәм, барыннан да элек, үз тораклары булмаган кешеләрне фатирлар белән тәэмин итү максатыннан алып барылуын аеруча ассызыклап әйтте. Шуңа күрә торакның һәркем алырлык булып калуы мөһим. “Ни кызганыч, дәүләтнең күпме тырышлык куюына да карамастан, халыкның барлык катлаулары да торак алу бәхетенә ирешә алмый; әгәр без квадрат метрларга булган сорауның үсүен теләсәк, алга таба классик ипотека механизмнарын эшкәртү зарур”, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Президенты. “Мондый чаралар федераль, төбәк хакимиятләре дәрәҗәсендә кабул ителми икән, торакка сорау кимергә мөмкин”, - дип саный Минтимер Шәймиев.
Республика башлыгы коллегиягә җыелучыларның игътибарын шулай ук төзелешкә (социаль ипотека кысаларында да, гомумән торак төзүгә дә) җир кишәрлекләрен бүлеп бирү мәсьәләсенә юнәлтте. “Социаль һәм классик ипотека буенча торак төзү өчен, бездә җир җитәрлек булырга тиеш”, - диде Минтимер Шәймиев. Ул шулай ук бу юнәлештә эшне алдан ук планлаштырырга кирәклеген билгеләп узды. “Якындагы елларда социаль ипотека буенча торак тапшыру күләме 1 млн. кв. метрга җитәргә тиеш”, - дип искәртте Татарстан Президенты.
Минтимер Шәймиев сүзләренә караганда, соңгы вакытта республика социаль ипотекасы кысаларында алынган фатирлардагы “артык квадрат метрлар” өчен түләргә теләмәүче (чөнки бу тулаем фатир бәясенең сизелерлек артуына китерә) гражданнардан бик күп шикаятьләр килә. Ул фатирларны бер кешегә квадрат метрлар белән тәэмин ителешнең билгеле нормативларыннан чыгып төзергә чакырды. “Бу – социаль ипотека, һәм аның аша без торак белән тәэмин ителмәгән кешеләрнең кискен, бик мөһим ихтыяҗларын хәл итәбез”, - диде Шәймиев һәм бу мәсьәләнең Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының якын арада булачак Химаячеләр советында фикер алышуга чыгарылачагын хәбәр итте.
Торак-коммуналь хуҗалыкны үзгәртеп кору фондының федераль акчасын кулланып, капиталь ремонт үткәрүгә республиканың әзерлеге турында сөйләгәндә, Минтимер Шәймиев болай диде: “Эшне акча тотуда тәртип бозулар килеп чыкмаслык итеп оештырырга кирәк, чөнки моңа шактый зур сумма каралган”. Татарстан Республикасы Президенты акча тотуны контрольдә тоту механизмын җентекләп эшләп бетерергә тәкъдим итте. Моның өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын, Исәп-хисап палатасы, финанс һәм казначылык органнары белгечләрен җәлеп итәргә, капиталь ремонт бара торган һәр йортка хакимият вәкилләрен беркетергә кирәк.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте