Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанга килде

26.10.2011

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанга ике көнлек эш визиты белән килде. Төрекмән башкаласы һава аланында республика башлыгын Төрекмәнстан Министрлар Кабинеты рәисе урынбасары Назаргөле Шәгулыев һәм Россиянең Төрекмәнстандагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Александр Блохин каршы алды. Татарстан делегациясенә шулай ук "Татнефть" ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов, "КАМАЗ" ААҖ генераль директоы Сергей Когогин, "Ак Барс Банкы" ААҖ директорлар советы рәисе Роберт Мусин, "Ак Барс Холдинг" ААҖ генераль директоры Иван Егоров та кергән.

Ашхабад һава аланына килеп төшү белән Рөстәм Миңнеханов Назаргөле Шәгулыев һәм Александр Блохин белән кыска гына очрашу үткәрде. Иртәгә Татарстан делегациясе Төрекмәнстан бәйсезлегенең 20-еллыгына багышланган чараларда катнашачак. Шулай ук, Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Президенты Горбангулый Бәрдымөхәммәдов белән дә очрашырга җыена.


ТР Президенты матбугат хезмәте