Россия бизнесы атналыгы: Мәскәүдә Россия Сәнәгатьче һәм эшмәкәрләр союзы Съезды үз эшен төгәлләде

06.02.2008

2008 елның 5 нче февралендә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары “Россия Сәнәгатьче һәм эшмәкәрләр союзы” гомумроссия иҗтимагый оешмасының XVI Съезды һәм “Россия Сәнәгатьче һәм эшмәкәрләр союзы” гомумроссия эшкә алучылар берләшмәсенең II Съезды берләштерелгән утырышында катнашты. Ул Мәскәү шәһәрендә узды. Анда 298 делегат һәм федераль, башкарма, законнар чыгара торган хакимият органнарын тәкъдир итүче 40 тан артык чакырылган кеше катнашты. Съездга Россия Федерациясе Президенты В.В.Путин, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы Рәисе Б.В.Грызлов, Россия Федерациясе Федерация Советы Рәисе С.М.Миронов котлау хатлары җибәрде.
Съездда түбәндәге мәсьәләләр турында фикер алыштылар: эшкә алучылар берләшмәләренең өстенлекләре, беренче чираттагы бурычлары һәм социаль партнерлыкның нәтиҗәлелеген арттыруда аларның роле; Россиядә эшлекле климатның халәте һәм 2008 елга Россия Сәнәгатьче һәм эшмәкәрләр союзының бурычлары; “Россия Сәнәгатьче һәм эшмәкәрләр союзы” гомумроссия иҗтимагый оешмасы һәм “Россия Сәнәгатьче һәм эшмәкәрләр союзы” гомумрәсәй эшкә алучылар берләшмәсе Идарәләре составындагы үзгәрешләр. Съезд делегатларына Россия Сәнәгатьче һәм эшмәкәрләр союзының “Иң яхшы Россия предприятиеләре” конкурсы нәтиҗәләре китерелде.
Көн тәртибенең беренче ике мәсьәләсе буенча докладларны Россия Сәнәгатьче һәм эшмәкәрләр союзы Президенты А.Н.Шохин тәкъдим итте. Россия Сәнәгатьче һәм эшмәкәрләр союзы Съездында түбәндәге кешеләр чыгыш ясады: С.Е.Нарышкин, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары, Россия Федерациясе Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе; А.Л.Костин, Россия Сәнәгатьче һәм эшмәкәрләр союзы Идарәсе Бюро әгъзасы, ВТБ Банкы ААҖ идарәсенең президент-рәисе; Ю.Н.Беленков, Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш буенча Федераль агентлык җитәкчесе; М.А.Топилин, Хезмәт һәм эш белән тәэмин итү буенча Федераль хезмәт җитәкчесе; А.Л.Сафонов, Россия Федерациясе сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш Министры урынбасары; О.В.Еремеев, Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча Россия өчьяклы комиссиясенең эшкә алучылар ягы координаторы, Россия Сәнәгатьче һәм эшмәкәрләр союзы вице-президенты, Россия эшкә алучылар берләшмәләренең Координация советы Рәисе; В.К.Томаев, “Белгород өлкәсе Сәнәгатьче һәм эшмәкәрләр союзы” Төбәк эшкә алучылар берләшмәсе Рәисе, “КМАруда комбинаты” ААҖ Директорлар советы әгъзасы; О.Ю.Голодец, “Норильск никеле” Тау-металлургия компаниясе” ААҖ Генераль директорының Урынбасары; В.И.Будько, Россия Бәйсез Профсоюзлар Федерациясе Рәисенең урынбасары; И.И.Калинина, Мәгариф һәм фән Министры Урынбасары.
Шуны да искә төшереп узыйк: 31 нче гыйнварда Краснодарда узган Бөтенроссия сәнәгатьче һәм эшмәкәрләр форумында Хөкүмәт Рәисенең Беренче урынбасары Д.А.Медведев дәүләт корпорацияләренең кирәк булган урында гына, стратегик мәнфәгатьләрдән чыгып, һәм бары тик үзләре алдына куелган мәсьәләне чишү вакытына төзелүен раслады. Иң мөһиме: стратегик мәнфәгатьләр бизнесның табышлылыгы белән алыштырылмасын, ә мәсьәләләрне чишү сроклары озакка сузылмасын иде.
Икътисади сәясәтнең алдан хәбәр ителәчәген арттыру кирәклеге турындагы идеяне бизнес-ширкәт тә, ил җитәкчелеге дә хуплады. Шуның белән бергә, алдан хәбәр ителү озак сроклы һәм урта сроклы программалар кабул итү белән генә чикләнә алмый. Бизнеска Хөкүмәтнең дөнья базарындагы теге яки бу үзгәрешләр, бигрәк тә финанс үзгәрешләре вакытында нишләячәген белү мөһим.
Александр Шохин салым проблемалары, коррупция һәм административ барьерлардан да бигрәк, квалификацияле кадрлар җитмәү эшмәкәрләр тарафыннан бизнес үсешендә төп тоткарлык дип аталуын билгеләп узды.
Бәяләүләр буенча, 150 эре җитештерү компанияләре – 425 миллиард доллар күләмендәге акчасы булган инвесторларның планлаштырылган инвестиция программаларын гамәлгә ашыру өчен, 4 тән алып 8,5 миллионга кадәр эшче кирәк булачак.
Әгәр эшмәкәрләр, компанияләр иртәгә ни буласын начар беләләр икән, димәк, алар үз бизнесларын уңышлы үстерә алмыйлар. Бизнес ышанычлылыгының гаять зур өлеше дәүләт тарафыннан формалаштырыла. Моңа дәүләтнең икътисади сәясәте дә, энергетика объектларын урнаштыру да, транспорт һәм мәгълүмати инфраструктура да, табигый монополияләрнең бәяләренә тарифлар да, дәүләтнең социаль йөкләмәләрен үтәү динамикасы һәм механизмы да һ.б. күп кенә нәрсәләр керә.
“Бу мәсьәләләрнең күпчелеге буенча тәкъдимнәр Россия Сәнәгатьче һәм эшмәкәрләр союзының төгәлләштерелгән Көн тәртибенә киләчәктә урта срокларда үтәлергә дип кертелде”, - дип билгеләп узды Россия Сәнәгатьче һәм эшмәкәрләр союзы Президенты. Әлеге Көн тәртибе социаль-икътисади үсешнең иң әһәмиятле мәсьәләләре буенча бизнес һәм хакимиятнең үзара бәйләнеше өчен нигез булачак.