Татартан Дәүләт Советы Рафис Борһановны ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры вазифасына расладылар

21.12.2017

Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 34 нче утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Рафис Борһановны ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры вазифасына билгеләү тәкъдимен расладылар.

Дәүләт Советының быел уздырыла торган соңгы утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Хөкүмәте Рәисе Алексей Песошин катнаштылар. 

Яңа ТР вице-премьерын раслаганчы депутатлар ачык тавыш бирүне тәкъдим иттеләр. Рафис Боһанов кандидатурасын раслауга ТР Премьер-министры Алексей Песошин тәкъдим итте. Ул билгеләгәнчә, Рафис Борһановның маниципаль һәм республика дәрәҗәсендә күп еллык уңышлы хезмәт итү тәҗрибәсе бар. 

"2010 елдан 2014 елга кадәр Рафис Боһанов ТР Яшьләр эшләре буенча, спорт һәм туризм министрлыгын җитәкләде. Бу катлаулы чор иде. 2013 елгы Бөтендөнья Җәйге Универсиадасын үткәргәндә, ведомство 100 процентка куелган бурычларны үтәде. Рафис Тимерхан улы Казанда әлеге һәм башка әһәмиятле спорт һәм иҗтимагый чараларны югары халыкара стандартлар дәрәҗәсендә үсткәрүгә шәхси гаять зур өлешен кертте", - дип ассызыклады Алексей Песошин. 

Соңгы вакытта Рафис Борһанов ТР Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитетында җитәкчелек итте. "Сез Рафис Тимерхан улын олы тәҗрибәле кеше буларак беләсез. Аның холкы каты, Татарстан Республикасы иминлегенә хезмәт итә торган оештыру сәләте зур", - диде ТР Премьер-министры. 

Шуннан Рафис Борһанов кандидатурасы өчен тавыш бирү булды. Барлык 79 депутат Борһановны хуплап тавыш бирде. 

Фәрит Мөхәммәтшин Рафис Борһановның икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынында нәтиҗәле һәм уңышлы эшенә лаеклы бәяләмә бирде. 

Рафис Борһанов үз чиратында республика җитзкчелегенә һәм депутатларга рәхмәтен җиткерде. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев