Алексей Песошин “Яшел Үзән” сәнәгать мәйданчыгын үстерү мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды

20.12.2017

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей  Песошин бүген “Яшел Үзән”сәнәгать мәйданчыгы”  инвестицион проектын гамәлгә ашыру  мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды.

Киңәшмә ТР Хөкүмәте йортында узды, анда “Моношәһәрләр үстерү фонды” коммерцияле булмаган оешма генераль директоры Илья Кривогов, Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Александр Тыгин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

Алексей Песошин 2016 елның августында Моношәһәрләр үстерү фонды белән килешү төзелгәнен искә алды, анда Яшел Үзәндәге сәнәгать мәйданчыгы төзелешенә чыгымнарны финанслашу каралган иде. Бүгенге көнгә Фондтан 656 млн. сум акча бирелгән һәм 200 млн. сум республика бюджетыннан бүлеп бирелгән.

“Барлык эшләр график буенча бара, быелга алынган йөкләмәләр барысы да үтәлгән. Безнең бурыч - 2020 ел ахырына сәнәгать мәйданчыгында 2206 эш урыны булдыруны һәм 9,5млрд. сум күләмендә инвестицияләр килүне тәэмин итү”, - дип ассызыклады Алексей Песошин.

ТР Премьер-министры бүген берничә инвестор инде үз производстволарын мәйданчык территориясендә урнаштырырга әзер булуларын белдерде, дип өстәде.

Илья Кривогов билгеләгәнчә, “Яшел Үзән” сәнәгать мәйданчыгы инвестицияләр җәлеп итәрлек санала һәм үсешнең зур потенциалына ия.

Алга таба Александр Тыгин “Яшел Үзән” сәнәгать мәйданчыгын үстерү концепциясе турында җиткерде.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.