Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин:Иран гомумән – Татарстанның иң өстенлекле партнерларының берсе, безнең күптәннән җылы узара мөнәсәбәтләр

20.12.2017

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан-Иран бизнес-форумында катнашты.

Бу чара “Казан ярминкәсе” мәйданчыгында узды.

Алексей Песошин үзенең чыгышында республика җитәкчелеге һәм шәхсән үзе исеменнән Иранның Хорасан-Резави провинциясе губернаторы Али Реза Рашидиян рәислегендәге Иран делегациясе әгъзаларын сәламләде.

“Иран гомумән Татарстанның иң өстенлекле партнерларының берсе булып тора, безнең күптәннән җылы узара мөнәсәбәтләр”, - диде ул.

ТР Премьер-министры шулай ук ассызыклаганча, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре берничә тапкыр Иранда булган.

2016 елда Татарстан-Иран арасындагы товар әйләнеше 1,6 тапкырга үсте һәм  13,3 млн доллар тәшкил итте, диде Алексей Песошин.

“Безнең республика Иран компанияләре белән үзара файдалы хезмәттәшлекне киңәйтергә тели, - диде ТР Премьер-министры. -Ышанабыз, очрашулар вакытында эшлекле даирәләр алдынгы тәҗрибә белән уртаклашырлар, бизнес мөмкинлекләре турында фикер алышырлар, үзара хезмәттәшлектә яңа юнәлешләр ачарлар, кече һәм урта бизнеста уртак проектлар булдыру турында сөйләшерләр”.

Алга таба Алексей Песошин кыскача Татарстан сәнәгате һәм төбәкләрдә гамәлгә ашырыла торган инновацион проектлар турында сөйләде. Бүген Татарстан 50% тан артык үзенең сәнәгать товарларын экспортка чыгара.

Татарстан-Иран  бизнес-форумында шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов катнашты.

Аннары 2нче махсуслаштырылган Иран товарлары күргәзмәсе ачылышы тантанасы булды (Иран Ислам Республикасы күргәзмәсе Россиядә - Казан-2017). Күргәзмә 20-23 декабрьдә узачак.

 

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.