Рөстәм Миңнеханов Иран делегациясе белән очрашты

20.12.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөрәсән-Резави провинциясе Губернаторы Али Реза Рашидиян җитәкчелегендәге Иран Ислам Республикасы делегациясе белән очрашты. 

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Рөстәм Миңнеханов Али Реза Рашидиянга быел апрельдә Мәшһәд шәһәрендә булу һәм Хөрәсән-Резави провинциясенең икътисадый мөмкинлекләре белән танышу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. Июльдә Иран вәкилләре Татарстанда булды. Ул чакта яклар Казанда Иран товарлары күргәзмәсе уздыру турында килешкәннәр иде. «Бу чаралар мөнәсәбәтләребез үсешенә этәргеч булыр дип ышанабыз», - диде ТР Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан Россия-Иран мөнәсәбәтләре кысаларында Иран партнерлары белән хезмәттәшлекне үстерү мөмкинлегенә шат. «Бүген Татарстан белән Иран арасында товар әйләнеше ярыйсы гына арта, әмма күләмнәре без теләгәнчә үк зур түгел», - диде Рөстәм Миңнеханов.   

Ул хәбәр иткәнчә, элегрәк «Мәхан Эйр» Иран авиакомпаниясе белән Иран белән Татарстан арасында турыдан-туры һава юллары урнаштыру турында сөйләшү булган иде, ә «Иран Мәркәз» компаниясе туризм өлкәсендә хезмәттәшлеккә әзер булуын белдергән иде. «Минемчә, халыкларыбыз якынайсын өчен бик мөһим бу элементлар хезмәттәшлегебез үсешенә ярдәм итәчәк», - диде ТР Президенты.  

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстанның Иран Ислам Республикасы белән хезмәттәшлек тәҗрибәсе бар, «КАМАЗ», «Татнефть», «Казан вертолёт заводы» Иран белән хезмәттәшлектә.

«Без – нефть химиясе республиксы. Татарстан каучуклар һәм пластиклар җитештерү буенча Россиядә алдынгы урында бара. Безнең предприятиеләр Иран базарына кирәкле нефть-газ чыгару җайланмаларын, турбиналар, газ куу станцияләрен, компрессорлар, суыткыч техника китереп тора ала», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан бүген Ислам дөньясы белән, аеруча ИИБ белән җитди эш алып бара. «Россия Президенты Владимир Путин мөселман илләре белән хезмәттәшлекне хуплый. Аның кушуы буенча 2014 елдан бирле мин «Россия – Ислам дөньясы» стратегик төркемен җитәклим», - диде Татарстан Президенты.

Хөрәсән-Резави провинциясе Губернаторы Али Реза Рашидиян Рөстәм Миңнехановка Иран делегациясе визитын югары дәрәҗәдә оештырган өчен рәхмәтен җиткерде һәм Татарстан-Иран багланышлары ныгыр һәм үсәр дип өмет белдерде. 

Аннары Иран бизнес-бергәлеге вәкилләре Татарстан белән хезмәттәшлекнең ихтимал вариантлары турында мәгълүмат бирделәр.    

Очрашуда Татарстан Республикасы ягыннан Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе  Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамиль Агиев, республика предприятиеләре вәкилләре катнашты. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.