ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта кышкы каникуллар вакытында укучылар өчен уздырылачак мәдәни чаралар турында сөйләделәр

19.12.2017

Икенче дүшәмбедән (2017 елның 25 декабре) Татарстанда мәктәп укучыларының кышкы каникуллары башлана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима хәбәр итте.

Брифинг гадәттәгечә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында үтте. Шулай ук интернет челтәрендә туры трансляция булды.

"Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы барлык мәктәпләрдә кышкы каникулны 25 декабрьдән 7 гыйнварга кадәр уздырырга тәкъдим итте. Алар ике атна дәвам итәчәк", – диде Лариса Сулима.

Лариса Сулима билгеләгәнчә, каникуллар чорында республиканың 31 районында 290 мәктәп яны лагере эше оештырылачак,  аларда  10 мең 478 бала ял итәчәк. Мәктәп укучылары өчен бу вакытта республиканың барлык шәһәр һәм районнарында мәдәни чаралар узачак.

Татарстан Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева хәбәр иткәнчә, Республика чыршы бәйрәме 25 декабрьдә “Татнефть-Арена” боз сараенда узачак.

Бәйрәмгә бөтен республикадан 7 меңнән артык бала чакырылган.  Бу олимпиадаларда, спорт ярышларында җиңүчеләр, уку алдынгылары, талантлы, шулай ук, ятим балалар.

“Президент чыршысы инде 17 тапкыр уздырыла. Ел саен без тамашаларны заманчарак һәм матур итеп уздырырга тырышабыз. Быел да республиканың иң яхшы коллективлары җәлеп ителәчәк. Программада меңгә якын кеше катнашачак”, - дип хәбәр итте Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов.

Ел саен Казанга башка шәһәр һәм районнардан килүче балалар, аларны озатучы педагоглар өчен Казан мәктәпләре ашханәләрендә кайнар тукландыру оештырыла. Әгәр һава шартлары бозылып китсә, балаларны урнаштыру өчен “Патриот” республика үзәгендә һәм  “Идел” яшьләр лагеренда урыннар әзерләнгән.

Яңа ел бәйрәмнәре вакытында Татарстан Республикасының дәүләт театрлары һәм музей учреждениеләрендә 500 дән артык чара уздыру планлаштырыла. Бу төрле тамашалар, концертлар, балалар өчен спектакльләр, күргәзмәләр, күңел ачу чаралары, дип хәбәр итте Татарстанның мәдәният министры Айрат Сибагатуллин.

Ул бәйрәм көннәрендә уздырылачак кайбер чараларны санап үтте. 20 нче декабрь көнне С.Сәйдәшев исемендәге зур Концертлар залында Россия дәүләт Большой театр солисты Роман Муравицкий катнашында “La Primavera” Казан камера оркестрының “Опера под Рождество” концерты күрсәтелә. 24 декабрь -13 гыйнвар көннәрендә Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестрының “Сказка о царе Салтане”, “Новогодний вечер с Максимом Дунаевским”; Татарстанның Дәүләт камера хорының “Алтын граммофон”; “Кружится метелица”, “Новый год по-Венски”, “Рождество при свечах”, “В джазе только девушки” Раштуа фестивальләре, “Снегурочка” Яңа ел тамашасы һәм башкалар узачак.

Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе бәйрәм программасы әзерләгән. 21 нче декабрьдән 7 нче гыйнварга кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт халык уен кораллары оркестры һәм балалар вокал, хореографик, театр студияләрендә шөгыльләнүчеләр катнашында “Необыкновенное космическое путешествие” тамашасы узачак. 22 нче декабрьдән 4 нче гыйнварга кадәр Татарстанның Филармония даз-оркестры катнашында “Аленький цветочек”, “Нехочуха”, “Буратино” Яңа ел спектакльләре көтелә.

25 һәм 26 нчы декабрьдә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында И.Штраусның “Летучая мышь” опереттасын карап булачак. 27-28 декабрьдә Операда Яңа ел балы оештырыла. 29-30 декабрьдә, шулай ук гыйнвар бәйрәмнәрендә Казан хореография училищесы укучылары катнашында “Морозко” театральләштерелгән тамашасы тәкъдим ителә.

20 нче декабрьдән 14 нче гыйнварга кадәр “Әкият” Татар дәүләт курчак театры нәни тамашачыларын “Малыш һәм карлсон”, “Подарки Деда Мороза” спектакльләре белән сөендерәчәк. Программада, шулай ук, Кыш Бабай, Кар Кызы, “Новогодние приключения бременских музыкантов” әкият персонажлары катнашында елка тирәле интермедия каралган.

20 декабрь-6 гыйнвар көннәрендә Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында балалар өчен “Что такое Новый год?”, “Али баба и три разбойника”, “Шүрәле онлайн” спектакльләре күрсәтеләчәк.

Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры исә 20-30 декабрь көннәрендә “Удивительное путешествие кролика Эдварда” спектаклен һәм чыршы тирәли әйлән-бәйлән уенын тәкъдим итә.

Быел Татарстанда Яңа ел бүләкләр алу өчен барлыгы 9 116 452, 5 мең сум акча сарыф ителәчәк. Лариса Сулима сүзләренчә, Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе идарәсе үтенече буенча, бүләккә яктылык кайтаргыч элемент та беркетелгән.

 “Быел, Татарстанның Министрлар Кабинеты карары нигезендә, Яңа ел күчтәнәчәләре белән ятим балалар, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм, авыр тормыш хәленә төшкән, балигъ булмаган балалар өчен махсус учреждениеләрдә дәүләт химаясендә булган, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган, махсус коррекцион уку йортларында белем алучы балалар тәэмин ителәчәк. Республикада мондый категориягә керүче 14 мең 145 бала исәпләнә. Яңа ел күчтәнәченең бәясе 644 сум”, - дип белдерде Лариса Сулима.

Калган балаларга бүләкләр Татарстанның муниципаль берәмлекләре, предприятиеләр һәм оешмалар хисабына алына. Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов исә, башкалада 130 мең балага Яңа ел күчтәнәче таратылачагын әйтте. Бу балалар бакчаларына йөрүчеләр, башлангыч сыйныфларда укучылар.

Татарстанда 2017 елның 25 декабреннән 2018 елның 10 гыйнварына кадәр янгынга каршы махсус режим кертелә. Бу хакта брифингта ТР Янгын сүндерү күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы Сергей Сергеев хәбәр итте.

Янгынга каршы махсус режим бәйрәм чаралары вакытында куркынычсызлыкны тәэмин итү максатыннан кертелә. 1-3 класслы пиротехника эшләнмәләрен сәнәгать, ягулык-энергетика, транспорт инфрастуктурасы объектларыннан 500 метрга якын арада, шулай ук торак-коммуналь хуҗалыгы, авыл хуҗалыгы корылмаларыннан, юллардан һәм кеше күп җыелган урыннардан 50 метрга якын арада куллану тыела.

РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе һәм ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы 25 декабрьдән югары әзерлектәге режимга күчерелә. Республикада һәр көнне тәүлек буе кизү тору оештырылачак. Анда 2400дән артык хезмәткәр катнашачак, алар карамагында 1200 берәмлек техника булачак.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте. “Татар-Информ” МА материаллары файдаланылды.