Рөстәм Миңнеханов Россия һәм БДБ илләрендә General Electric президенты һәм баш башкарма директоры Рон Поллет белән очрашты

19.12.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия һәм БДБ илләрендә General Electric президенты һәм баш башкарма директоры Рон Поллет белән очрашты. 

Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

«Дженерал Электрик» озак еллар дәвамында республиканың алдынгы чит ил партнерларының берсе", - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул искәрткәнчә, АКШ на эш визиты кысаларында күптән түгел узган очрашуда (быел октябрь аенда) тагын бер кат Татарстанда «Дженерал Электрик» компаниясе предприятиеләре белән хезмәттәшлекне киңәйтергә кирәклеге расланды. 

Моннан тыш, Татарстанда нефть һәм нефть химиясе сәнәгате, энергетикада цифрлы технологияләрне гамәлгә кертү мәсьәләләре буенча семинар уздыру турында яклар килеште. 

"Безгә сезнең компаниянең нефть-газ тармагы үсешенә юнәлтелгән цифрлы технологияләрне гамәлгә кертү тәҗрибәгез кызыклы", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Очрашуда билгеләнгәчә, «Дженерал Электрик» белгечләре "Корстон" КСККда Казанда, нефть-газ химиясе комплексы, энергетика, машина төзү, азык-төлек сәнәгате предприятиеләре җитәкчеләрен чакырып, бер көнлек белем бирү семинары уздырачаклар. 

"Татарстан хөкүмәте алга таба да сезнең компаниянең республикабыздагы проектларын хуплыячак, - диде Рөстәм Миңнеханов - Безнең уртак эшнең преспективалары зур". 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина