Алексей Песошин Татарстан Республикасы ЗАГС хезмәткәрләрен гражданлык хәле актларын теркәү органнарына 100 ел тулу белән котлады

18.12.2017

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы ЗАГС хезмәткәрләрен гражданлык хәле актларын теркәү органнарына 100 ел тулу белән котлады.

Тантаналы чара “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында (Казан) узды.

Алексей Песошин ЗАГС хезмәткәрләренә ТР Хөкүмәте исеменнән һәм Татарстан Президенты исеменнән гаилә бәхете һәм уңай демография теләде.

“Сез гаилә бәхете, гаилә культурасы сагында торасыз. Сезгә һәр көнне, һәр атнада, һәр айда башкарган эшегез өчен рәхмәт белдерәм. Аерым рәхмәт сүзләрен ветераннарга әйтәсем килә. Ышанам, ЗАГС органнары теләсә нинди бурычны башкара алучы көчле оешмага әверелде”, - диде ул.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте. Елена Бритвина.