Рөстәм Миңнеханов Мюнхенда «ТАИФ» КТ белән «Сименс» ҖЧҖ арасында "Түбән Кама нефть химиясе" өчен электр станциясе төзү турындагы контракт имзалауда катнашты

18.12.2017

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мюнхенда (Германия) эш сәфәренә килде. Сәфәрнең төп максаты - «ТАИФ» КТ белән «Сименс» ҖЧҖ арасында "Түбән Кама нефть химиясе" өчен Татарстанда электр станциясе төзү турындагы контракт имзалауда катнашу.

Тиешле документка "Түбән Кама нефть химиясе" ГАҖ генераль директоры Азат Бикмурзин һәм Россиядә "Сименс" президенты Дитрих Миллер имзаларын куйды. 

Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Бавария Премьер-министры урынбасары - икътисад, массакүләм мәгълүмат чаралары, энергетика һәм технологияләр министры Ильзе Айгнер, "ТАИФ" ААҖ генераль директоры Альбер Шиһабетдинов, "Сименс АГ" президенты Джо Кэзер катнаштылар.

Имзаланган килешү кысаларындагы "Сименс" ҖЧҖ эшләре күләменә проектлау. төп һәм өстәмә җиһазлар белән тәэмин итү, төзү эшләре, куәте 495 МВт булган пар-газ электр станциясенең эшен подрядчы буларак көйләү эше керә. Проектны "Сименс" компаниясе субподрядчы - "ЭНКА" Төркия төзелеш компаниясе белән бергәлектә гамәлгә ашырачак. "Сименс" ҖЧҖ  SGT5-2000Е ике газ турбинасын һәм SST-600 бер пар турбинасын, шулай ук энергияне бүлеп тарату өчен җиһазлар китерә. Шул ук вакытта яклар станциянең генерация өчен җиһазларын 13 ел дәвамында ремонтлару һәм сервис буенча хезмәт кхрсәтү турында килешх имзаларга сөйләштеләр. 

"ТАИФ" генераль директоры Альберт Шиһабетдинов сүзләренчә, ТАИФ компанияләр төркеме һәм «Siemens»ны дәвамлы эшлекле мөнәсәбәтләр бәйли - "ТАИФ" компанияләрендә Siemens компаниясе җиһазлары ярдәмендә модернизация эше алып барыла. 

Станцияне төзү эше 2018 елның беренче кварталында башланачак һәм 2021 елның май аенда сафка кертелер дип көтелә. 

"Түбән Кама нефть химиясе" ГАҖнең үз станциясе булу Россия Федерациясенең энергетика куәтләрен модернизацияләү программасына, кулланучылардан өстәмә финанслар таләп итмичә, гаять зур өлеш кертәчәк. 

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, "Сименс" компаниясе белән хезмәттәшлек уңай нәтиҗәләргә китерә. Рөстәм Миңнеханов шулай ук әлеге килешүне имзалау алга таба да актив хезмәттәшлек итүгә этәргеч булачак дип ышануын белдерде. 

Безнең эш региональ дәрәҗәдә алып барыла, үзара тулаем аңлашабыз, диде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, Татарстан һәм Германия бизнесын җитди контрактлар бәйли. 

Агымдагы елның 10 ае нәтиҗәләре буенча Германия белән товар әйләнеше 80 процентка артты, диде Рөстәм Миңнеханов, без контракларны үсетерергә әзер һәм безнең төбәккә инвестицияләр китерүче Германия бизнесына төрлечә ярдәм итәргә әзер. 

Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, "Сименс" компаниясе белән Татарстан энергетика, сәламәтлек саклау, транспорт өлкәсендә хезмәттәшлек итә. 

Берничә яңа проект та бар - без аларны дәвам итәргә тиеш, диде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, Татарстан дәвамлы багланышларга, алдынгы технологияләрне җәлеп итүгә, сәнәгатьнең тиз яңартылуына, кадрлар мөмкинлекләре үсешенә әзер. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина. "ТАИФ" компанияләр төркеме матбугат хезмәте материаллары кулланылды