Рөстәм Миңнеханов "Кәвәл- 1" продукт суыртып агызу пункты һәм "Михайловка - 1" продукт суыртып агызу пунктын сафка кертүдә катнашты

18.12.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан районы нефть үткәргеченең "Кәвәл - 1" продукт суыртып агызу пункты һәм Әлмәт районы нефть үткәргеченең "Михайловка - 1" продукт суыртып агызу пункты сафка кертелүдә катнашты.

Проект максаты - магистраль продукт үткәргечләре челтәре куәтен арттыру. 

"Север - 25" проекты турында ("Транснефть гамәлгә ашыра) "Транснефть-Прикамье" АҖ генераль директоры Роберт Галиев сөйләде. 

"Север - 25" магистраль продукт үткәргече озынлыгы - 1929 км. Әлеге проект кысаларында илебезнең бөтен территориясендә 32 объект төзелә. Проект 2018 елның икенче кварталында тулысынча гамәлгә ашырылырга тиеш. 

"Кәвәл- 1" продукт суыртып агызу пунктында булып, Роберт Галиев видеоконференцэлемтә аша "Михайловка - 1" продукт суыртып агызу пунктын эшләтеп җибәрергә дә кушты. Генераль директорга бцтен күтсәткечләр дә нормада булуын хәбәр иттеләр. 

Рөстәм Миңнеханов "Транснефть-Прикамье" АҖ коллективын бәйрәм белән - яңа объектларны сафка кертү белән котлады. Без мондый мөһим федераль объектның сафка керү чарасында катнашырга шат, диде ул, портка юл ачык, һәм без ихластан "Транснефть" компаниясенә сыйфатлы эшләре өчен рәхмәтле. Бу бит 8 млрд. сумга якын инвестицияләр, диде Рөстәм Миңнеханов. 

Татарстан Президенты компания республикада алып бара торган социаль проектлар өчен дә рәхмәт җиткерде. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина