Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Зенит» волейбол клубын бөтендөнья клуб чемпионатында җиңүе белән котлады.
Ул «Зенит-Казан» волейбол клубы президенты Р.А. Кантюков, Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы «Динамо» ОГО ФСО рәисе Ә.Ә. Сәфәров, «Зенит-Казан» волейбол командасының баш тренеры В.Р. Алекно һәм «Зенит-Казан» волейбол клубы коллективы адресына телеграмма җибәрде.
«Казан зенитчыларының бөтендөнья клуб чемпионатында җиңүе уңаеннан минем ихлас котлауларымны кабул итегез, - диелә телеграмма текстында. - Команда бу мөһим нәтиҗәгә зур тырышлыгы белән иреште. Һәм менә яңа һәм иң мөһим үр яуланды. Бер генә сетта да җиңелмичә, «Зенит-Казан» җанатарларын искиткеч шәп уены белән шатландырды, гаять югары спорт осталыгы һәм нык оешкан уен күрсәтте. Талантлы спортчыларга, Владимир Романович Алекнога һәм үзенең ярдәме белән клубны бу триумфка китергән һәркемгә рәхмәтемне җиткерәм. Афәрин, «Зенит-Казан»! Сәламәтлек сезгә, спортта уңышлар, яңа олы җиңүләр!
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов».