Бер ел эчендә Татарстанда пенсияләр уртача 611 сумга артачак

05.02.2008

“Пенсияләрнең тагын артуын көтәргә дә озак калмады: 1 нче февральдән хезмәт пенсиясенең иминият өлешен индексацияләүдән тыш, Пенсия фонды бюджетында тагын ике тапкыр арту көтелә”, - диде бүген журналистларга Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Пенсия фонды бүлеге идарәчесе Марсель Имамов.
“Пенсиянең тагын артуы 2008 елның 1 нче апреленә планлаштырыла. Ул шулай ук хезмәт пенсияләренең иминият өлешенә дә кагылачак: аның 7,5 процентка индексацияләнүе көтелә. “Әлбәттә, пенсияләрнең артуы бик сизелмәячәк. Шуңа карамастан, ул пенсия күләмен тагын уртача 135 сумга арттырырга мөмкинлек бирәчәк”, - дип билгеләп узды идарәче.
1 нче апрельдән шулай ук федераль ташламадан файдаланучыларның барлык категорияләренә айлык акчалата түләүләр күләме дә уртача 7 % ка артачак. “Асылда алар яңа ныклы күләмдә билгеләнәләр”, - дип ачыклык кертте М.Имамов. 1 нче апрельдән, хезмәткә яраклылыкның чикләнү дәрәҗәсенә мөнәсәбәтле рәвештә, айлык акчалата түләүләр 46 сумнан алып 124 сумга чаклы артачак.
2008 елның 1 нче августыннан хезмәт пенсияләренең база өлешен һәм дәүләт пенсия белән тәэмин итү буенча барлык пенсия күләмен 15 процентка арттыру күздә тотыла. Картлык буенча хезмәт пенсиясенең база өлеше, инвалидлык һәм караучысын югалту буенча хезмәт пенсиясенең тиешле өлешләре яңа, зуррак күләмдә билгеләнәчәк. Арттыру нәтиҗәсендә, картлык буенча хезмәт пенсиясенең база өлеше күләме, 234 сумга артып, 1794 сум тәшкил итәчәк.
“Пенсия күләмнәрен арттыру буенча күрсәтелгән чаралар Татарстан Республикасында пенсияләрнең уртача күләмен 3502 сумнан 4113 сумга чаклы, ягъни уртача 611 сумга арттырырга мөмкинлек бирәчәк”, - дип билгеләп узды Марсель Имамов.
Татар-информ