Рөстәм Миңнеханов төбәктә иң зур газ бүлү станциясен файдалануга тапшыруда катнашты

18.12.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Миңлебай-Казан» реконструкцияләнгән газ үткәргеченең 220-285 км участогын файдалануга тапшыру тантанасында катнашты.

Монда «Богородское» газ бүлү станциясе ачылды.

Бу инвестицион проектны «Газпром» ГАҖ гамәлгә ашырган.

«Газпром» ГАҖның бу инвестицион проектын гамәлгә ашыру челтәр газын китереп тору күләмен елына 5,25 млрд. куб. метрга кадәр арттырырга ярдәм итәчәк, шул исәптән Казан кулланучыларына – елына 4 млрд. куб. метрга кадәр.

Моннан тыш, бик мөһим бурыч хәл ителгән – куркыныч җитештерү  объектларын Казаннан читкә чыгару, башкала территориясенең киләчәк үсешен тәэмин итү.

Инвестицион проектны гамәлгә ашыру хакы тулаем 12 млрд. сум тәшкил итә. Проект 2010 елда башланган. 2010-2016 елларда 61,5 км озынлыктагы 720 мм диаметрлы магистраль газүткәргеч, УЗРОГ эксплуатациягә тапшырылган.

Беренче этабы 2016 елда тәмамланган. Ул чакта 61 километрдан артык  магистраль газүткәргеч алмаштырылган һәм үлчәүләр төене төзелгән. Хәзер газүткәргечнең ике участогын һәм Татарстанда иң эреләрдән берсе булган «Богородское» газ бүлә станциясен төзү тәмамланган.

«Казанда бу проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә торак төзелешен арттырырга мөмкинлек туа. Газ Гильдеевога китерелгән, анда 500дән артык йорт салынган, шул исәптән күп балалы гаиләләр өчен дә. Ә республика якындагы 50 елга газ белән тәэмин итү резервы алды», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, «Газпром» ГАҖ һәм аның ярдәмче компаниясе «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ белән хезмәттәшлек республикага масштаблы икътисадый проектларны гамәлгә ашыру буенча күп санлы бурычларны хәл итәргә ярдәм итәчәк.  

Станцияне эшләтеп җибәрүдә «Газпром» ГАҖның ГРС һәм газ хуҗалыгы объектларын эксплуатацияләү идарәсе башлыгы Руслан Дистанов, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры Рәфкать Кантюков һәм башкалар катнашты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. "Татар-Информ" МА материаллары кулланылды.