Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов: “Республикада татар драматургиясе кризисы күзәтелә”
05.02.2008
2007 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан мәдәният өлкәсенә 3 млрд. 7 млн. сум, ягъни Татарстан Республикасы консолидацияләнгән бюджеты гомуми күләменең 3,7 % ы бүлеп бирелгән. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы коллегиясе утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – республиканың Мәдәният министрлыгы башлыгы Зилә Вәлиева хәбәр итте.
Коллегия эшендә Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Россиянең мәдәният һәм массакүләм аралашу министры урынбасары Андрей Бусыгин һәм башкалар катнашты.
Зилә Вәлиева сүзләренә караганда, 2007 елда мәдәният өлкәсендә 1600 дән артык республика дәрәҗәсендәге чара узган. Моннан тыш, клуб учреждениеләре 2,8 млн. чамасы кеше катнашкан 275 меңнән артык чара үткәргән.
Бюджеттан мәдәният объектларын төзү һәм кайберләрен - аерым алганда, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концерт залын яңартып коруга шактый зур күләмдә акча бүлеп бирелде.
Соңгы өч елда тармакта театр учреждениеләре эшчәнлегеннән җыелган керем ике тапкыр артты. 2007 елда мәдәният учреждениеләренең кайберләре автономияле учреждениеләр (АУ) статусын алдылар.
Бюджет оешмаларының һәммәсенә, шул исәптән мәдәният учреждениеләренә дә хас булган проблемаларның берсе – хезмәт хакының түбән булуы. Соңгы елда хезмәт хакының үсеш темплары шактый зур (30 % чамасы) булуга карамастан, узган елда тармактагы уртача хезмәт хакы 5 мең сум тәшкил итте. Бу сәнәгатьтәге уртача хезмәт хакы күләменең якынча 45,2 % ы. Шуңа күрә мәдәният учреждениеләрендә хезмәт хакын сәнәгатьтәге уртача хезмәт хакы күләменең 80 % ына чаклы күтәрү һәрвакыттагыча актуаль булып кала.
Зилә Вәлиева учреждениеләр буенча аерманың бик җитди булуын билгеләп узды. Әйтик, хезмәт хакының иң зур өлеше (11,2 мең сум) - Качалов исемендәге Казан Зур рус драма театрында, аннан соң М.Җәлил исемендәге Татрар дәүләт опера һәм балет театры, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры килә (8 мең сум чамасы).
“Мин акча республика бюджетыннан гына керергә тиеш дип әйтмим, - диде Татарстан Республикасы мәдәният министры. – Тармак мәдәният учреждениеләренең яңа оештыру формаларын үзләштерә”. Әйтик, узган елда 9 мәдәният учреждениесе (аерым алганда, Казан дәүләт циркы) автономияле булды.
Тулаем алганда, 2007 елда тармак мөстәкыйль рәвештә 323 млн.сум акча эшләп тапты.
Зилә Вәлиева яшьләр аудиториясенә кагылышлы сәясәттә эшләнеп бетмәгән әйберләр күп дип саный. Бу юнәлештә ул электрон китапханәләр төзү буенча эшне көчәйтергә тәкъдим итте (китапханәләргә йөрүчеләрнең саны кимегәннән-кими, шул ук вакытта web-порталда укучылар саны туктаусыз арта бара).
Коллегия утырышында Казан циркы директоры Дамир Шәрифуллин, Казан хореография училищесы директоры Татьяна Шахнина, “Әкият” Татар курчак театры директоры Роза Яппарова, Рәсәйнең мәдәният һәм массакүләм аралашу министры урынбасары Андрей Бусыгин доклад белән чыгыш ясады.
Нәтиҗә ясап, Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов быел Татарстан Республикасының Милли китапханәсен төзү проектын гамәлгә ашыру буенча гаять зур эш башкарылачагын искәртте. Бинаның эскизы инде әзер. Курчак театрының төзелеше дә башланып китәчәк.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы сүзләренә караганда, Мәдәният министрлыгының эше яхшы бәяләнсә дә, кайбер җитешсезлекләр бар.
“Әйтик, татар театрларында (Г.Камал исемендәге театр) репертуар мәсьәләсе бик кискен тора. Республикада татар драматургиясе кризисы күзәтелә”, - диде Рөстәм Миңнеханов, - бездә “яңа Туфаннар” барлыкка килергә, ә театрларның сәнгать советлары бу мәсьәләләр белән җитдирәк шөгыльләнергә тиеш”.
Рөстәм Миңнеханов быел җитәкчеләрнең иҗади диктатурасыннан качарга кирәк дип саный. Бу кайбер театр учреждениеләрендә күзәтелгән инде. “Иҗади мәсьәләләрдә бердәм булу мөһим”, - диде Татарстан Республикасы Премьер-министры.
“Ни кызганыч, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры милли булудан туктады дияргә мөмкин. “Татар” сүзе аның хәзерге халәтен чагылдырмый”, - дип билгеләп узды Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы.
Культура-масса чараларына билет бәяләре мәсьәләсе дә гадиләрдән түгел, кайвакытта билет бәясе 1,5 меңгә чаклы җитә. “Театрлар студент, хәрби һәм пенсионерлар йөрерлек булырга тиеш, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Театрлар үзләре өчен генә яшәми; алар, мәдәният өлкәсендә дәүләт хезмәте күрсәткәнгә, бюджеттан акча алалар”.
Татарстан Республикасы Премьер-министры шулай ук яшь актерлар буынын әзерләүгә дә игътибарын юнәлтте һәм кадрларны хәзерләү, яңадан әзерләү программасы кысаларында яшь актер, режиссер һәм драматургларны Россиянең иң яхшы театр югары уку йортларына һәм чит илгә укырга җибәрергә тәкъдим итте.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте