Рөстәм Миңнеханов «Россия «ММА» катнаш сугышчан көрәшләр берлеге» бөтенроссия иҗтимагый оешмасы президенты Федор Емельяненко белән очрашты

18.12.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия «ММА» катнаш сугышчан көрәшләр берлеге» бөтенроссия иҗтимагый оешмасы президенты Федор Емельяненко белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һәм башкалар катнашты.

Очрашу барышында Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры хәбәр иткәнчә, республика «ММА» катнаш сугышчан көрәшләр берлеге» бөтенроссия иҗтимагый оешмасы белән тыгыз хезмәттәшлектә.  

Рөстәм Миңнеханов һәм Федор Емельяненко Татарстан белән «ММА» катнаш сугышчан көрәшләр берлеге» бөтенроссия иҗтимагый оешмасы арасындагы хезмәттәшлекнең киләчәк перспективалары турында фикер алыштылар, үткән елгы эшкә йомгак ясадылар.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.