Тарифлар буенча Татарстан Республикасы комитеты Татарстан Республикасының Республика энергетика комиссиясе (РЭК) хокукларын кабул итте
05.02.2008
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Тарифлар буенча Татарстан Республикасы комитетының яңа рәисе Марина Фәйрушина белән таныштырды.
Шуны да искә төшереп узыйк: Тарифлар буенча Татарстан Республикасы комитеты Татарстан Республикасы Президентының 2008 ел, 25 нче гыйнвар, УП-29 нчы номерлы Указы нигезендә оештырыла.
Тарифлар буенча Татарстан Республикасы комитеты - республиканың башкарма хакимияте системасына (Татарстан Республикасы ведомствосы буларак), ә Комитет рәисе Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты составына керде.
Яңа ведомство “Татарстан Республикасында бердәм тариф сәясәте үткәрү һәм тарифларны җайга салу өлкәсендә дәүләт идарәсен камилләштерү максатында” төзелә.
Тарифлар буенча Татарстан Республикасы комитеты Татарстан Республикасының Республика энергетика комиссиясе (РЭК) хокукларын кабул итте.
Марина Фәйрушинаның Тарифлар буенча Татарстан Республикасы комитеты җитәкчесе вазыйфасына билгеләнүе Тарифлар буенча Федераль хезмәттә килешү процедурасын узарга тиеш.
Хәзергә ул җитәкче вазыйфаларын башкаручы булып тора.
Белешмә өчен:
Марина Анатольевна Фәйрушина 1969 елның 16 нчы июлендә Казанда туа.
1992 елда “Сәнәгать җылылык энергетикасы” белгечлеге буенча Мәскәү энергетика институтын (техник университет) бетерә.
1998 елда Казан дәүләт финанс-икътисад институтын (КФИИ) тәмамлый.
Әлеге вазыйфага билгеләнгәнче, “Татэнерго” ААҖ нең планлы-икътисади идарә начальнигы булып эшли.
2001-2002 елларда Татарстан Республикасы Республика энергетика комиссиясе рәисенең урынбасары булып эшли.
1997-2001 елларда Татарстан Республикасы энергетик күзәтүенең дәүләт инспекциясе бүлеге начальнигы вазыйфасын башкара.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте