Татарстан Президенты Байконур космодромы музеенда булды

17.12.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстанга эш сәфәре кысаларында Байконур космодромы музеенда булды. Аны Кызыл Урда өлкәсе Хакиме Крымбәк Кушербаев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе Шамил Гафаров, "Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе" АНО генераль директоры Азат Кадыров, Татарстан Республикасының Казахстандагы вәкаләтле вәкиле Рөстәм Вәлиуллов озата йөрделәр.

Музей космодромның үзәк өлешендә урнашкан. Экспозициядә экспонатларның зур өлеше тәкъдим ителгән: фотографияләр, ракеталар элементлары һәм башкалар. 

Рөстәм Миңнехановка илебездә ракеталар төзү, космик технологияләр үсеше тарихы турында сөйләделәр. 

ТР Президентына экскурсиядә космонавтикада атаклы кешеләр фотографияләре, шәхси әйберләрен күрсәттеләр (Константин Циолковский, Сергей Королев, Юрий Гагарин, Алексей Леонов, Влентина Терешкова һәм башкалар). 

Рөстәм Миңнеханов экспозициянең ачык һавадагы экспонатларын да күрсәттеләр, анда ул "Буран" космик челногы бортында булды. Шулай ук ТР Президенты Сергей Королев һәм Юрий Гагарин мемориаль йортларын карады. 

Рөстәм Миңнеханов Байконур вәкилләенә музейны күрү мөмкинлеге өчен һәм легендар космодром тарихы белән танышу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. Ахырда ТР Президенты мактаулы кунаклар китабында язу калдырды. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Булат Низамиев