Рөстәм Миңнеханов: WorldSkills байрагын космоска җибәрү - илебез өчен истәлекле вакыйга

17.12.2017

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстанга эш визиты кысаларында Байконур космодромында булды, анда бүген 1 нче мәйданчыкта ("Гагарин старты") "Союз МС-07" трансопорт пилотлы корабле космоска җибәрелде. Аның бортында WorldSkills хәрәкәте байрагы Халыкара космос станциясенә җиткереләчәк. 

Рөстәм Миңнехановны Кызыл Урда өлкәсе Хакиме Крымбәк Кушербаев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе Шамил Гафаров, "Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе" АНО генераль директоры Азат Кадыров, Татарстан Республикасының Казахстандагы вәкаләтле вәкиле Рөстәм Вәлиуллов озата йөрделәр.

20 октябрьдә Abu Dhabiда WorldSkills ил чемпионаты ябылу тантанасында байрак WorldSkills дөнья чемпионаты ярышларын оештыручы – Казан шәһәренә тантаналы шартларда тапшырылган иде. 21 октябрьдә Сочида Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивалендә байрак рәсми кабул ителде һәм эстафета башланды. 

Ракета очып киткәнче, Рөстәм Миңнеханов корабль экипажы белән очрашты, аның составында "Роскосмос" космонавты Антон Шкаплеров, NASA астронавты Скотт Тингл һәм JAXA астронавты Норишиге Канаи. Татарстан Президенты космонавтларга экспедицияләре уңышлы узуын һәм бөтен билгеләнгән бурычларын үтәүләрен теләде. 

Рөстәм Миңнеханов массакүләм мәгълүмат чараларына Байконур инфраструктурасы үсеше дәрәҗәсен югары бәяләде. Комплексның тарихы бик бай, ул ярты гасырдан артык Совет һәм Россия космонавтикасы үсешен тасвирлый, диде ул. "Гаять көчле тәэсирләр. Шундый комплекс, шундый тарих. Һәр кеше өчен бу бик әһәмиятле вакыйга", - диде ТР Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, WorldSkills Kazan - 2019 чемпионатын әзерләүне ике өлешкә бүлергә кирәк: чемпионатны уздыруга әзерләнү - аны Татарстан башкара, һәм Россия командасын әзерләү. "Абу-Дабида без үзебезне күрсәттек, уңай нәтиҗәләр бар, әмма аларны ныгытырга кирәк. Тырышып эшләргә кирәк. Бүген президентыбыз Владимир Владимирович Путин шундый бурычны билгеләде. Без ышанабыз, Россия чемпионатны югары дәрәҗәдә уздырачак, ә безнең команда лаеклы нәтиҗәләргә ирешәчәк", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Байрак Җиргә 2018 ел февралендә кайта, шуннан аны дөньяның WorldSkills чемпионатын кабул иткән 21 илдәге 33 шәһәр буйлап эстафетага җибәрәләр. Татарстанга байрак 2019 елда WorldSkills Kazan - 2019 һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты башланган вакытка килә.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Булат Низамиев