Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы тармагының быелгы финанс нәтиҗәләре тулаем уңай. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Марат Әхмәтов 2015-2017 еллардагы финанс күрсәкечләр буенча динамиканы тәкъдим итте.
2017 елда тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе тулаем күләме 260,4 млрд. сум булачак (производство ииндексы - 105,1 %), акчалата керем - 103,9 млрд.сум. (2016 елда тулаем продукция - 233,7 млрд. сум, үсеш - 104,3 %, акчалата керем - 98,6 млрд. сум, 2015 елда 0 217,1 млрд. сум, үсеш - 104,9 %, акчалата керем - 89,2 млрд. сум).
"Хәзерге производство күләме шартларында тармакның икътисадый күрсәткечләре, узган елдагы бәяләр сакланса, күпкә яхшырак булыр иде, - дип билгеләде Марат Әхмәтов. - Әмма продукциягә бәяләр күпкә кимеде - үсемлекчелектә икеләтә диярлек, ә терлекчелектә - 10-15 процентка".
ТР Авыл хуьалыгы министрлыгы башлыгы сүзләренчә, финанс нәтиҗәләргә җитди тәэсир итүче фактор - тармакның инвестицияләрне җәлеп итә алуы. Соңгы биш елда республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек сәнәгатенә 173 млрд. сумнан артык инвестицияләр керде. 2016 елда тармакка кертелгән һәр бер рубльгә 5,5 өстәмә бәя өстәлә.