Рөстәм Миңнеханов ЗАГС органнарының 100 еллыгына багышланган күргәзмәсе экспонатлары белән танышты

16.12.2017

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты холлында бүген Татарстан Республикасы ЗАГС органнары оешуына 100 ел  тулуга багышланган күргәзмә тәкъдим ителде. 

Күргәзмәдә уникаль архив материаллары - танылган шагыйрьләр, язучылар, сәясәтчеләрнең тууы, үлеме, никахларын теркәү турындагы төп актлар язмалары бар. 

Экспозициядә шулай ук ЗАГС органнары барлыкка килү белән бәйле документлар да бар. Узган елның 20нче еллардагы  актлар язулары гаилә-демография вазгыяте үзенчәлекләрен дәлилли.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов архив документлары белән танышты. Татарстан Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын язу идарәсе җитәкчесе Альбина Шәвәлиева экспозиция буенча аңлатма бирде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина