Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин “Вверх!”республика конкурсы җиңүчеләренә министр киңәшчесе портфельләре һәм дипломнар тапшырды

15.12.2017

13 кеше ел саен уза торган “Вверх!” яшь лидерлар республика конкурсы җиңүчеләре булды – алар Татарстан Республикасының яшьләр хөкүмәте составына керделәр һәм республика министрларының яшь киңәшчеләре вазифасына билгеләнде.

Конкурска бүген ТР Хөкүмәте йортында ТР башкарма хакимият органнарының  хезмәттәшлек буенча координацион советы һәм ТР яшьләр хөкүмәте утырышында йомгак ясадылар.

Алексей Песошин ТР яшьләр хөкүмәтенең яңа әгъзаларын котлады һәм “Вверх!”республика конкурсы җиңүчеләренә министр киңәшчесе портфельләре һәм дипломнар тапшырды.

ТР яшьләр хөкүмәте рәисе Динә Гайзатуллина хәбәр иткәнчә, 2018 елда Татарстанның яшьләр хөкүмәте федераль рейтингны җитәкләүне бурыч итеп куя.

2017 елда Татарстан яшьләр хөкүмәте шундый оешмаларның феддераль рейтингында 13 урынны били, шулай ук бөтенроссия конкурсының берничә номинациясендә җиңүче була.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина. “Татар-Информ” МА материаллары файдаланылды.