Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытай инжиниринг корпорациясе (САМСЕ) һәм Кытай әйләнә-тирә мохитне саклау корпорациясе (CNEPG) җитәкчелеге вәкилләре белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Искәртәбез, Кытай делегациясе Казанга эш сәфәре кыла.
Бүген Кытай вәкилләре Рөстәм Миңнехановка үзләренең компанияләре турында сөйләделәр, шулай ук каты көнкүреш калдыкларын эшкәртү һәм утильләштерү мәсьәләләрен хәл итү буенча ярдәм күрсәтергә әзер булуларын белдерделәр.
Кытай инжиниринг корпорациясе (САМСЕ) ААҖ Кытайдагы иң эреләрдән саналган SINOMACH илкүләм машина төзелеше корпорациясе составына керә. САМСЕ – халыкара инжиниринг махсус хезмәт күрсәтүләре белән шөгыльләнә. Компания Көнчыгыш Европада, Урта Азиядә, Латыйн Америкасында, Африкада һәм Азиядә төрле тармакларда, шул исәптән нефть химиясе һәм казылма байлыклар чыгару сәнәгатендә, электроэнергетикада, машина төзелешендә, су хуҗалыгында, транспорт төзелешендә үз проектларын гамәлгә ашыра.
Кытай әйләнә-тирә мохитне саклау корпорациясе (CNEPG) – Кытайның энергияне сак тоту һәм экологияне саклау корпорациясенең ярдәмче компаниясе. 2000 елдан башлап компания су ресурсларыннан файдалану, яңа материаллар җитештерү һәм каты көнкүреш калдыкларын эшкәртү һәм утильләштерү өлкәсендә яңа технологияләрне гамәлгә кертү белән шөгыльләнә.
Татарстанда чүп эшкәртү заводы проекты Россиядә беренче булачагын без беләбез, диделәр CNEPG компаниясе вәкилләре, һәм туплаган тәҗрибәбез белән уртаклашырга әзербез.
Очрашу йомгаклары буенча Рөстәм Миңнеханов каты көнкүреш калдыкларын эшкәртү һәм утильләштерү өлкәсендә Кытай коллегалары тәҗрибәсен өйрәнү буенча эш төркеме төзергә кушты.
«Алабуга» МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев бүгенге очрашу кысаларында «Алабуга» махсус икътисадый зонасы мөмкинлекләрен тәкъдир итте.