Рөстәм Миңнеханов Дагстаннан Татарстанга сарык итен китерү күләмнәрен арттырырга тәкъдим итте

14.12.2017

Бүген Татарстанга эш сәфәре кысаларында Дагстан Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Владимир Васильев «Эйдос» медицина фәне үзәгендә, «Казан» агросәнәгать паркында һәм Казан ИТ-паркында булды. Кунакны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озата йөрде.   

КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтының уку-лаборатория кампусында Дагстан вәкиләренә медицина кластеры мөмкинлекләре, белгечләр әзерләү системасы, махсуслаштырылган фәнни-лаборатория һәм технология базасын үстерү турында сөйләделәр.    

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, әлеге үзәкне оештырганда чит илләр тәҗрибәсе дә исәпкә алынган. «Кайбер илләрдә табиблар күпмедер сәгать дәвамында шундый ук тренажеларда күнегүләр уздырырга тиеш. Бездә дә бу юнәлеш актив үсә башлады», - диде ул.

«Казан» агросәнәгать паркында Дагстан вәкилләренә комплекс эше турында сөйләделәр, сәүдә заллары һәм склад бүлмәләре буйлап экскурсия  уздырдылар, эшкәртү секторы эше белән таныштырдылар. 

Агросәнәгать паркының Дагстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән эшләү тәҗрибәсе бар инде. Үзәкнең генераль директоры Олег Власов хәбәр иткәнчә, бүген Дагстаннан сарык ите һәм алкогольсез эчемлекләр кертелә. Рөстәм Миңнеханов Дагстаннан Татарстанга сарык итен китерү күләмнәрен арттырырга тәкъдим итте.

Азакта кунаклар Зеленодольск сөт комбинатында булдылар, анда Рөстәм Миңнеханов махсус акция кысаларында төрле сөт продуктлары сатып алды, аннары бу продуктлар мохтаҗ гаиләләргә һәм ятим балалар йортларына җибәреләчәк.   

Шуннан соң Владимир Васильев һәм Рөстәм Миңнеханов Казанның ИТ-паркына юнәлделәр. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов кунакларга технопарк инфраструктурасы, мәгълүмат технологияләрен дәүләт хезмәт күрсәтүләре өлешендә куллануның яңа мөмкинлекләре турында сөйләде. Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, дәүләт хезмәт күрсәтүләре сайтлары аша республика кешеләре медицина һәм социаль учреждениеләрдә хезмәт күрсәтүләр сыйфатын бәяли алалар.  

Аннары Владимир Васильевны «ГЛОНАСС+112» чакыруларны эшкәртү үзәге эше белән таныштырдылар.   

Бүген шулай ук Дагстаннан килгән кунаклар Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгында булдылар, «Химград» технополисы резидентлары эшчәнлеге белән таныштылар, Иске Татар бистәсе территориясендә булдылар, анда Татарстанның тарихи һәм мәдәни мирасы объектларын карадылар. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.