Миланда берничә килешү имзаланды

13.12.2017

Бүген Миланда «Италия – Татарстан» эшлекле форумы кысаларында берничә килешү имзаланды.

Искәртәбез, форум Ломбардия Сәнәгатьчеләре ассоциациясендә узды.

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Россиядә Италия Сәнәгатьчеләре ассоциациясе һәм Ломбардия Сәнәгатьчеләре ассоциациясе арасында беренче килешү имзаланды. Татарстан ягыннан документка Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов кул куйды.   

Моннан тыш, Казан дәүләт энергетика университеты (КДЭУ) белән VVOM (Италия) компаниясе арасында татар-итальян инжиниринг-мәгариф үзәге каршында калдыкларны эшкәртү буенча эксперименталь үзәк булдыру турында меморандум имзаланды. 

Имза салу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россиянең Миландагы Генераль консулы Александр Нуризадә һәм Ломбардия Сәнәгатьчеләре ассоциациясе вәкилләре катнашты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.