Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы коллегиясе утырышында катнашты

04.02.2008

2008 елда Татарстан Республикасының нефть компанияләре 32 млн. тонна күләмендә нефть чыгаруны тәэмин итәргә тиеш, шул исәптән “Татнефть” ААҖ – 25 млн. тонна, кече нефть компанияләре (КНК) – 6,6 млн. тонна чамасы (ягъни гомумроссия күләменең 20 % ы). Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында республиканың Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Александр Когогин хәбәр итте.
Коллегия эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашты.
2007 елда Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2008 елга бурычлар турындагы доклад белән Татарстан Республикасының икътисад министры Марат Сафиуллин чыгыш ясады.
2007 елда сәнәгый предприятиеләр тарафыннан 743 млрд. сумлык үзләре җитештергән товар төяп озатылган. Соңгы 10 ел эчендә сәнәгый җитештерү индексы максималь дәрәҗәгә җитеп, 108,8 % тәшкил итте. Бу тулаем Россия Федерациясе буенча караганда (106,3 %), 2,5 % ка артыграк.
Сәнәгый җитештерү күләме буенча республика Идел буе федераль округы төбәкләре арасында – 1 нче урын һәм тулаем Россия Федерациясе субъектлары арасында 5 нче урын алып тора.
2007 елда эшкәртү производстволарында артым, алдагы ел белән чагыштырганда, 16,3 % тәшкил иткән. Бу Россиянең уртача күрсәткечләреннән (109,3 %) 7 % ка күбрәк.
Җитештерү гомуми күләменең яртысыннан артыгы (60 %) эшчәнлекнең 3 төренә туры килә: файдалы казылмалар чыгару – 31 %, химия производствосы – 12 %, транспорт чаралары һәм җиһазлары җитештерү – 17 %.
Сәнәгать җитештерүенең югары үсеш темплары 2008 елның гыйнварында да күзәтелә - бәяләүләр буенча, сәнәгый җитештерү индексы 107,9 % тәшкил иткән.
Марат Сафиуллин шулай ук Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы каршында Инвестицияләр буенча агентлык төзү тәкъдиме белән чыкты. Аның сүзләренә караганда, бу учреждение аутсорсинг принциплары нигезендә төзелә алачак һәм аңа республика бюджетыннан өстәмә акча кирәк булмаячак.
2007 елда Татарстан Республикасы сәнәгате һәм кулланучылар базарының үсеш нәтиҗәләре турындагы докладында Александр Когогин түбәндәгеләрне җиткерде: нефть чыгару күләмен саклап калу һәм арттыра бару өчен, нефть компанияләре тарафыннан нефть промыселы хуҗалыгын яңадан җиһазлау, катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыру кирәк.
Нефть эшкәртү сәнәгатендә дә җитди технологик һәм инновацион үзгәрешләр бара. Россиядәге иң зур проектны – 7 млн. тонна карбон нефте эшкәртүне күздә тоткан Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексы төзелешен (Түбән Кама) тормышка ашыру дәвам итә. Проект буенча алдагы эш кече нефть компанияләре ихтыяҗлары өчен тагын бер завод төзүне күздә тота. Ул шулай ук югары күкертле нефть эшкәртүгә юнәлдерелгән.
Химия һәм нефть химиясе предприятиеләренең үсеше республика икътисадындагы өстенлекләрнең берсе булып кала бирә. 2007 елда республикадагы химия һәм нефть химиясе комплексының эре сәнәгый предприятиеләре буенча сәнәгый җитештерү индексы 114,1 % тәшкил иткән. 2008 елда комплекс предприятиеләрендә товар продукциясе җитештерү күләмен 129 млрд. сумга чаклы җиткерү күздә тотыла.
Әйтик, төрле максатлар өчен билгеләнгән полиэтилен җитештерү – елына 653 мең тонна, синтетик каучуклар – 450 мең тоннага кадәр, автомобиль шиналары – 12,5 млн. данәгә хәтле, полистирол һәм полипропилен – 1,3 тапкыр артачак.
Химия һәм нефть химиясе предприятиеләрендә төп капиталга инвестицияләр 33 млрд. сум тәшкил итәргә тиеш. Киләчәктә 2010 елга кадәр комплекс предприятиеләрендә товар продукциясе күләмен 165 млрд. сумга хәтле (ягъни 2007 ел күрсәткечләре белән чагыштырганда 1,4 тапкыр) арттыру күздә тотыла.
2009-2012 елларга нефть-газ-химия комплексы үсешенең яңа программасы кысаларында (республикада аны гамәлгә ашыру эшенә керештеләр инде) иң мөһим бурыч полимерлар һәм башка төрле нефть химиясе продукциясен республиканың үзендә эшкәртү дәрәҗәсен җитештерү гомуми күләменең 30 % ына кадәр җиткерү булачак.
Республика икътисадының тагын бер локомотивы – автомобиль кластеры. Лидер предприятиеләр арасында – “КАМАЗ” ААҖ һәм “Северсталь-авто” компаниясе.
2007 ел эчендә “КАМАЗ” төркеме предприятиеләре тарафыннан җитештерелгән сәнәгый продукция күләме 82 млрд. сумга җитте, якынча 53 мең йөк автомобиле сатылган. Быел 110 млрд. сумлык товар продукциясе сату һәм 62 мең йөк автомобиле чыгару планлаштырыла.
“Северсталь-авто” ААҖ “Алабуга” махсус икътисади зонасы территориясендә “Фиат Дукато” автомобильләрен җитештерә башлады, компания шулай ук йөк автомобильләре һәм “Исудзу” автобусларын җыю эшенә дә керешәчәк. Бу 2008 елда җитештерелә торган продукция күләмен 66 мең автомобильгә кадәр, ә 2010 елга – 195 меңгә хәтле җиткерергә мөмкинлек бирәчәк”, - диде Александр Когогин.
Ул шулай ук автокомпонент җитештерү өлкәсен үстерү турында да сөйләде (бүгенге көндә монда милекнең бөтен төрендәге 150 дән артык предприятие эшли).
Оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләренең эшен анализлауга ул киңрәк тукталды. “2007 елда Россия Оборона министрлыгыннан республикадагы сәнәгый предприятиеләргә дәүләт оборона заказының күләме якынча 6 млрд. сум тәшкил итте һәм соңгы 4 елда бөтенләй үсмәде диярлек”, - дип билгеләп узды Александр Когогин.
Аның сүзләренә караганда, 2008-2009 елларда Ту-334 самолетларын җитештерү эшен башлап җибәрү (Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе) буенча федераль үзәк һәм дәүләт корпорацияләре белән үзара максималь бәйләнеш булдыру Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының бурычларыннан берсе булып тора. Бу проектка ярдәм итү турындагы карар Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиевнең Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуы вакытында кабул ителде (2007 елның 9 нчы ноябре).
Александр Когогин шулай ук 2008 елның 4 нче кварталында Исәпләү системалары һәм радиоэлектрониканың фәнни-тикшеренү институты базасында “Дәүләти танып-белү” (“Госопознавание”) фәнни-җитештерү үзәген төзү турында карар кабул ителүен әйтте.
Утырышны йомгаклап, Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов республика икътисадын тотрыклы дип бәяләде. Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә автомобиль төзелеше, авиация төзелеше, нефть химиясе кебек Татарстан өчен икътисади мөһим тармаклар тотрыклы үсеш күрсәтәләр.
“Республика авыр битумнар чыгаруга күчә, без Түбән Камада Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексын төзибез”, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Нефть химиясе предприятиеләренә яңалык кертү эше бара”.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы сүзләренә караганда, хакимиятләр республикада кече һәм урта бизнесның үсешенә һәртөрле ярдәм күрсәтергә, эре производстволарның алга бара торган үсешен булдырырга тиеш, чөнки нәкъ менә шулар, өстәмә кыйммәтне формалаштырып, гражданнар байлыгының үсеше өчен шартлар тудыралар. Рөстәм Миңнеханов сәнәгый предприятиеләрнең генераль директорларына намуслы эшләре өчен рәхмәт белдерде.
“Яр Чаллы шәһәре” муниципаль берәмлеге башлыгы Илдар Халиковның чыгышына аңлатма биреп, Татарстан Республикасы Премьер-министры шәһәрнең инвестицион җәлеп итүчән була баруын, ләкин инфраструктура үсеше (аэропорт, Яр Чаллы аша уза торган М7 федераль трассасы) буенча калышуын билгеләп узды. Аның сүзләренә караганда, быел бу проектларның икесе дә - М7 федераль трассасын һәм аэропортны яңартып төзү – үсешкә ирешәчәк. Рөстәм Миңнеханов, аерым алганда, “Бигеш” аэропортын яңартып төзү проекты “КАМАЗ” ААҖ ярдәме белән гамәлгә ашырылачагын хәбәр итте.
“Бер атна эчендә без бу проект буенча карар кабул итәргә әзер булачакбыз”, - диде ул.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте