Рөстәм Миңнеханов Сәнгать академиясенең “Абруй” (“Достоинство”) медале белән бүләкләнде
04.02.2008
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Рәсәй Сәнгать академиясе Президенты Зураб Церетели белән очрашу үткәрде.
Рәсәй Сәнгать академиясе президиумының 2008 елның 1 нче феврале карарын үтәп, Зураб Церетели Татарстанның Премьер-министрына Сәнгать академиясенең “Абруй” (“Достоинство”) медален тапшырды.
Искә төшереп узыйк: Зураб Церетели Казан шәһәренә персональ күргәзмәсен тәкъдир итү һәм республиканың сәнгать җәмәгатьчелеге белән очрашу өчен килә. Татарстан башкаласында академик сәнгать мәктәпләре укучылары өчен мастер-класс үткәрде, Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев, Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы мәдәният министры З.Р.Вәлиева, Казан мэры И.Р.Метшин белән очрашты.