Рөстәм Миңнеханов Казанда Эшкуарлар йортын ачты

11.12.2017

Бүген Казанда Эшкуарлар йорты ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.    

Күпфункцияле үзәк «бердәм тәрәзә» режимында бизнес өчен 180нән артык хезмәт күрсәтү тәкъдим итәчәк. Эшкуарлар йорты эшкуарларны сыйфатлы һәм уңайлы хезмәтләр белән тәэмин итүне максат итеп куя, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы  икътисад министры Артем Здунов Татарстан Президентына.

Бинаның беренче катында – күп функцияле үзәк һәм Саклык банкы бүлеге, икенчесендә «Төбәк лизинг үзәге» урнашкан. Өченче катта тиздән уку үзәге, коворкинг-зона (һ.б.) ачылыр дип көтелә.

Рөстәм Миңнехановка «Тикшерелгән бизнес» электрон ресурсын тәкъдир иттеләр, анда тикшерүләр узу буенча белешмәләр базасы урнашкан. «Бездә 40тан артык күзәтчелек органы эшли, Россия буенча – 2 млн. таләп белдерүче 200 төре. Бу иң актуаль сайт булачак», – диде ул.

Үзәкне ачу тантанасында чыгыш ясап, Рөстәм Миңнеханов Саклык банкы җитәкчелеге һәм шәхсән Герман Грефка проектны гамәлгә ашыруда ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерде. Баштагы чорда, федераль дәрәҗәгә чыгу мөмкинлеген күздә тотып, бизнес белән эшләүнең мондый схемасын төбәк күләмендә таратырга кирәк, дип саный ул.

«Безгә бу процессларны тизләтү зарур. Без эшкуарга аны ни өчен кире боруыбыз хакында төгәл аңлатырга тиеш. Әгәр кире бормыйбыз икән, карарны тиз арада кабул итәргә кирәк», - диде Татарстан Президенты. 

Аннары Рөстәм Миңнеханов Казанның Идел буе районында халыкка хезмәт күрсәтүләрнең күп функцияле үзәгенең өстәмә офисы эшчәнлеге белән танышты.  

Шуннан соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  Татарстан Республикасы дәүләт план органнары төзелүгә 95 ел тулуга багышланган тантанада булды. Чара В.И.Качалов ис. Казан академия рус Зур драма театрында узды.  

Рөстәм Миңнеханов ведомство хезмәткәрләрен һәм ветераннарын юбилей датасы белән котлады, ул билгеләп үткәнчә, Татарстан – Россия Федерациясенең алдынгы субъектларыннан берсе. Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы республиканың инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген арттыру, төрле инфраструктур мәйданчыкларны үстерү өлешендә зур эш алып бара, диде Татарстан Президенты. Ведомство коллективына мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов республика икътисадын үстерүдә уңай трендны саклап калырга өндәде.   


ТР Президенты Матбугат хезмәте. "Татар-Информ" МА материаллары кулланылды.