Татарстан Президенты ACM компаниясенең стратегия һәм үсеш буенча директоры Томаш Навратил белән очрашты

11.12.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ACM (Accounting, Controlling, Management) компаниясенең стратегия һәм үсеш буенча директоры Томаш Навратил белән очрашты.

Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узган очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Равиль Зарипов, «Казан вертолет заводы» ГАҖ генераль директоры Вадим Лигай катнашты.

Яклар Татарстан белән ACM компаниясе арасында эш вакытын файдалануны оптимальләштерү һәм хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү исәбенә республика предприятиеләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.     

Очрашу барышында Казан вертолет заводының ACM белгечләре белән эш тәҗрибәсе турында «КВЗ» ГАҖ генераль директоры Вадим Лигай мәгълүмат бирде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.