Рөстәм Миңнеханов РФ Үзәк банкы рәисе урынбасары Руслан Вестеровский белән очрашты

11.12.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Үзәк банкы рәисе урынбасары Руслан  Вестеровский белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин катнашты.

Очрашуда катнашучылар республика банк секторын үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар һәм киләчәк хезмәттәшлекне үстерү адымнарын билгеләделәр.   

Шулай ук Руслан Вестеровский Россия Федерациясе Үзәк банкының Идел-Нократ баш идарәсенең Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе – Милли банкның яңа идарәчесе Марат Шәрифуллинны тәкъдим итте, ул бу вазыйфага 2017 елның 8 декабрендә Россия Банкы рәисе боерыгы белән билгеләп куелган.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.