Татарстан Республикасы буенча Күчемсез милек объектлары кадастры Федераль агентлыгы идарәсе (Роснедвижимость) 2007 елдагы эше турында хисап тотты

02.02.2008

Татарстан Республикасында 1,64 млн. җир кишәрлеге дәүләт кадастры учетына куелган. Бүген Татарстан Республикасы буенча Күчемсез милек объектлары кадастры Федераль агентлыгы идарәсе (Роснедвижимость) киңәшмәсендә шушындый мәгълүматлар яңгырады. Киңәшмә эшендә Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Күчемсез милек объектлары кадастры Федераль агентлыгы идарәсенең 2007 елдагы эшенә ведомство башлыгы Азат Җаббаров нәтиҗә ясады.
Җир кишәрлекләренең кадастр учетыннан күчемсез милек объектларының бердәм кадастрын төзүгә күчүне ул бүген идарә белгечләре алдында тора торган төп бурычларның берсе дип атады.
“Республикада күчемсез милек бердәм дәүләт кадастрының электрон базасы формалашып килә - архив мәгълүматлары электрон рәвешкә күчерелә. Татарстан буенча мәгълүматлар базасын алга таба үстерү максатыннан чыгып, урынчылыкны самолеттан фотога төшерәләр. Һәм болар үзләренең актуальлеген югалтмасын өчен, самолеттан фотога төшерү мәгълүматларын якындагы өч ел дәвамында эшкәртергә кирәк”, - диде Җаббаров әфәнде.
Азат Җаббаров шулай ук 2008 елның 1 нче июленнән Күчемсез милек объектлары кадастры Федераль агентлыгы идарәсенең “Капиталь төзелеш объектларының дәүләт техник учетын алып бару” дигән административ регламенты үз көченә керәчәген искәртте. Ә бу елның 1 нче гыйнварыннан “Җир төзүне үткәрү нәтиҗәсендә алынган мәгълүматларның дәүләти фондын алып бару” дигән регламент үз көченә керде инде.
Узган ел республикада авыл хуҗалыгы карамагындагы җирләрне дәүләт кадастр бәяләве буенча эш төгәлләнде. Бу, тулаем алганда, салым буенча түләүләр җыюның артуына китерергә тиеш.
Республикада җир фондының структурасы (җир категорияләре буенча) мондый: 68,8 % - авыл хуҗалыгы карамагындагы җирләр, 18 % - урман фонды җирләре, 6,5 % - су фонды җирләре, 5,2 % - торак пунктлар җирләре, 1,2 % - сәнәгать, транспорт, элемтә җирләре һ.б., 0,5 % - махсус саклана торган территория һәм объектларның җирләре.
Татарстан Республикасы финанслар министры урынбасары Лариса Макарова сүзләренә караганда, 2007 елда җирләрне файдаланудан республика бюджетына 4,9 млрд. сум кергән, шул исәптән 1,3 млрд. сум – җирләрне арендага бирү өчен түләү рәвешендә һәм 3,6 млрд. сум – җир салымы (муниципаль берәмлекләр бюджетына кергән). Лариса Макарова шулай ук түбәндәгеләрне җиткерде: 2006 ел белән чагыштырганда, республикада җир салымын җыю 24 % ка, ягъни 690 млн. сумга үскән.
Чыгышларга аңлатма биреп, Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов компетентлы органнарга (Татарстан Республикасы буенча Күчемсез милек объектлары кадастры Федераль агентлыгы идарәсе, салым хезмәтләре, Техник инвентарьлаштыру бюросы) җирләрне сату өлкәсендә, бигрәк тә дәүләт ихтыяҗлары өчен хосусый милекчеләрдән җир кишәрлекләрен сатып алганда, тәртип урнаштырырга тәкъдим итте. “Милекче җир сатудан алынган керем өчен салым түләргә тиеш”, - дип билгеләп узды Рөстәм Миңнеханов. Бу шулай ук авыл хуҗалыгы карамагындагы җирләрне торак төзелешенә чыгару белән бәйле ситуациягә дә карый.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Татарстан Республикасы буенча Күчемсез милек объектлары кадастры Федераль агентлыгы идарәсенә бөтен көчне дәүләт җир кадастрының архив мәгълүматларын электрон рәвешкә күчереп, мәгълүматларның бердәм электрон базасын булдыруга юнәлтергә кирәк дип саный. “Бездә мәгълүматларның көчле электрон базасы булмый икән, үзәкләштерелгән учет һаман да борынгы чор дәрәҗәсендә булачак, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Һәм гәрчә без хезмәткәрләр санын арттырсак та, аларның эш сыйфаты яхшырмаячак”. Ул Татарстанның Күчемсез милек объектлары кадастры Федераль агентлыгы идарәсе, Россия Теркәү идарәсе һәм Федераль салым хезмәте органнарының ведомствоара мәгълүмати бәйләнеше буенча федераль проект гамәлгә ашырылган пилотлы регион булып китүен искәртте.
“Бүгенге көндә җир капитал булып тора, һәм һәр милекче үз милкен тиешле рәвештә рәсмиләштерергә тели, - диде Татарстан Республикасы Премьер-министры. – Бу тулаем төбәкнең инвестицион җәлеп итүчәнлегенә ирешергә ярдәм итә”. Аның сүзләренә караганда, Татарстан Республикасы буенча Күчемсез милек объектлары кадастры Федераль агентлыгы идарәсенең бурычы – беренчедән, мәгълүматларның нәтиҗәле электрон базасын булдыру, икенчедән, җир милкенә ия булу хокукларын рәсмиләштерү эшен җайга салу. Бу инстанцияләргә үз кишәрлекләрен рәсмиләштерү максатыннан йөреп, төрле уңайсызлыкларга дучар булган гражданнар дәүләт турында начар уйламасыннар дип эшләнә.
“Төбәкнең инвестицион җәлеп итүчәнлеге һәм кешеләрнең хакимият органнарына мөнәсәбәте Татарстан Республикасы буенча Күчемсез милек объектлары кадастры Федераль агентлыгы идарәсе белгечләренең эш сыйфатына бәйле, - дип нәтиҗә ясады Рөстәм Миңнеханов.
Тулаем алганда, Татарстан Республикасы буенча Күчемсез милек объектлары кадастры Федераль агентлыгы идарәсенең (Роснедвижимость) 2007 елдагы эше уңай бәяләнде.
Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, республика прокуроры Кафил Әмиров, “Җир кадастр палатасы” ФДУ директоры Ленара Мозаффарова, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесенең урынбасары Леонид Якунин һәм башкалар катнашты.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте