Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Тукай муниципаль районы советының чираттан тыш утырышында катнашты.
Тукай районы башлыгы Васил Хаҗиев пенсия яшенә җитү сәбәпле үз вазифаларыннан китте.Ул коллегаларына бергә уңышлы эшләүләре өчен рәхмәт белдерде.
Алексей Песошин билгеләгәнчә, Васил Хаҗиевның 20 ел хезмәт эшчәнлеге Тукай районы белән бәйле, шуның 12 елы район башлыгы сыйфатында.
Татарстан Хөкүмәте рәисе Васил Хаҗиевка күп еллык уңышлы хезмәте өчен рәхмәт белдерде. Ул Васил Хаҗиевның элегрәк Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнүен искә төшерде.
Алга таба район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Роза Гизатуллина үз вазифаларыннан азат итүне сорады.
Депутатлар аның үтенечен канәгатьләндерделәр.
Алексей Песошин Тукай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп Фаил Камаевны тәкъдим итте. Аның кандидатурасы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хуплануын белдерде.
Депутатлар Фаил Камаев кандидатурасын бер тавыштан сайладылар.