Рөстәм Миңнеханов China Energy Company Limited (Кытай) башкарма директоры Цзан Цзяньцзюнь белән очрашты

08.12.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов CEFC China Energy Company Limited компаниясе (Кытай) башкарма директоры Цзан Цзяньцзюнь белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Яклар мөнәсәбәтләрне үстерү мәсьәләләре турында фикер алышты.

Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан кайбар Кытай компанияләре белән багланышлар һәм партнерлык хезмәттәшлеге урнаштырган. «Чаллыда «Хайер» Кытай компаниясе белән  хезмәттәшлекнең әйбәт мисалы бар», - диде ул.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республикада бизнес өчен җитәрлек структура булдырылган, шул исәптән чит илләр партнерлары катнашында да. Ул искәрткәнчә, республиканың күп кенә муниципаль районнарында сәнәгать мәйданчыклары булдырылган һәм эшли. 

«Безгә активрак эшләргә кирәк, – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Миңа коллегаларым безнең эшлекле мөнәсәбәтләребезне үстерү мөмкинлекләре турында мәгълүмат бирделәр инде».

Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин, Ислам бизнесы һәм финанслар фонды президенты Линар Якупов һәм башкалар катнашты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.