Рөстәм Миңнеханов «Химград» технополисы территориясендә ике яңа җитештерүдә булды

05.12.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Химград» технополисы (Казан) территориясендә берьюлы ике яңа җитештерүдә булды.   

Бу проектларга инвестицияләрнең гомуми күләме 1 млрд. сумнан артып китә.

Рөстәм Миңнеханов килгән беренче объект «Ирвис» фәнни-җитештерү предприятиесе» ҖЧҖ җитештерүе булды.

«Ирвис» ФҖП» ҖЧҖ агрессив булмаган ягулык һәм инерт газлар чыгымын, күләмен үлчәү чараларын җитештерү белән шөгыльләнә, шулай ук сыеклыклар, газлар  динамикасы һәм җылылык алмашу интенсификациясе өлкәсендә фәнни тикшеренүләр алып бара. Предприятиегә1990 елда А.Н. Туполев ис. КДТУ (КАИ)ның очкыч аппаратлар двигательләре факультеты базасында нигез салынган. Шул еллар эчендә компания 10 000 техник мөһим газлар чыгымнарын үлчәгечләр-счётчиклар җитештергән. Продукциясе Россиягә, Казахстанга, Украинага, Белоруссиягә, Кыргызстанга, Үзбәкстанга җибәрелә. Продуктларын кулланучылар арасында «Газпром» ГАҖ, «НК «Роснефть» ГАҖ, «Лукойл» ГАҖ, «Татнефть» ГАҖ,  «Сургутнефтегаз» ААҖ, «Газпром нефть» ГАҖ.

2015 елның  16 февралендә «Ирвис» ФҖП» ҖЧҖ белән «Химград» технополисы арасында «Химград» территориясендә агрессив булмаган ягулык һәм инерт газлар чыгымын, күләмен үлчәү чараларын җитештерүне оештыру» проектын гамәлгә ашыру турында инвестицион килешү имзаланган.

Монда Рөстәм Миңнехановка предприятие тарихы һәм киләчәккә планнары турында сөйләделәр.   

Үз чиратында Татарстан Республикасы Президенты җитештерүнең  инновацион тәшкилиятен, фәнни казанышларны куллануын билгеләп үтте. 

Шуннан соң Татарстан Республикасы Президенты «Коттон Вэй» предприятиеcенә юнәлде.

«Коттон Вэй» ҖЧҖ – текстиль әйберләрне арендалау һәм профессиональ эшкәртү (юу, химик чистарту, дезинфекцияләү) буенча хезмәт күрсәтүләр Россия базарына нигез салучы һәм аның лидеры. Компания бүлекчәләре Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Казанда, Түбән Новгородта, Новосибирскта һәм Омскта бар.

Проект республикада 2012 елның аперелендә старт алган һәм төбәкнең заманча бөтендөнья стандартларын гамәлгә кертү программасына ярдәм күрсәтә. Проект Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының актив ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Компания урын-җир текстилен, махсус киемнәрне һәм хирургия текстилен арендага бирү буенча төбәкнең алдынгы медицина учреждениеләре белән хезмәттәшлек итә.

2015 елның 1 сентябрендә «Химград» технополисы территориясендә инвестицион проектны гамәлгә ашыру буенча сәнәгать-җитештерү эшчәнлеге алып бару турында инвестицион килешү имзаланган. 

Мондый җитештерүне эшләтеп җибәрү медицина учреждениеләренең тормыш рәвешен, йөзен сыйфат ягыннан үзгәртә, диде Рөстәм Миңнеханов. Сырхауханәләрне сыйфатлы урын-җир текстиле, башка кирәк-яраклар белән тәэмин итү – хәзер бу мәсьәләләр аутсорсинг юлы белән хәл ителә, диде ул.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук билгеләп үткәнчә, компания 53 медицина учреждениесен урын-җир текстиле белән тәэмин итә. «Без стерильлекне һәм чисталыкны тәэмин итүче иң заманча технологияләрне күрәбез. Аутсорсинг нәтиҗәсендә без медицина учреждениеләребезнең тормышын җиңеләйтәбез һәм шул ук вакытта югары сыйфатка да ирешәбез», – диде ул.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук билгеләп үткәнчә, компаниянең эре сәнәгать предприятиеләрендә хезмәт күрсәтүләр буенча планнары бар (махсус кием).

Ул, компания җитештерүен үстерүне һәм киңәйтүне дәвам итәр, дип ышаныч белдерде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.