Татарстан делегациясе Волгоградка очып китте

01.02.2008

Сталинград сугышында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итүнең 60 еллыгына багышланган бәйрәм чараларында катнашу өчен, Татарстан делегациясе Волгоградка очып китте. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов җитәкли. Делегация составында шулай ук республика башкаласы вәкилләре - Сталинград сугышында катнашучы Николай Рязанов һәм Сергей Әхмәтов, Татарстан Республикасы Министрлар. Кабинеты каршындагы “Хәтер Китабы”ның баш мөхәррире Анатолий Иванов бар.
Бөтен ил буенча 2 мең ярымнан артык мактауга лаек кунаклар килүе көтелә. Бәйрәмнең төп геройлары - әлбәттә, Бөек Ватан сугышында борылыш ясаган искиткеч зур сугыш ветераннары, маршаллар. генераллар, сержантлар һәм рядовойлар. Министрлар, танылган сәясәтчеләр, илнең бөтен төбәкләреннән дә дип әйтерлек губернаторлар, мэрлар җитәкчелегендәге делегацияләр, чит илләрдән кунаклар да киләчәк.
2 нче февраль – Сталинград сугышында һәлак булган меңнәрчә кешеләрне искә алу көне. Без аларны, геройларны, исемнәре билгеле булган һәм билгесез югалганнарны, хәтердә саклыйбыз. Без аларны искә алабыз. Аларның каннары бәрабәренә Сезнең белән безнең ирегебез яулап алынды. Ләкин бу әле тагы, совет солдатларының сугышчан батырлыгы, аларның фидакарьлеге һәм башкалар хакына тормышларын да кызганмаулары өчен безнең дан, горурлык көнебез дә. Алтмыш ел элек нәкъ менә совет гаскәрләре аркасында, Сталинград Икенче Бөтендөнья сугышы тарихында аерым бер этапка, рус кешесенең батырлыгы, характеры ныклыгы һәм югары рухы символына әверелде.
Сталинград сугышы искиткеч зур масштаблы булуы һәм гадәттән тыш кызу көрәш булуы белән аерылып торды. Бу куркыныч тәҗрибә кеше тормышына бөек байлык буларак карарга, бер-береңә түземле булырга, Ватаныңны яратырга мәҗбүр итеп, совет кешеләренең тулы бер буынын акылга баетты һәм чыныктырды.
Сезнең шәһәр – совет көрәшчеләренең Сталинград сугышында күрсәткән ныклыгы һәм батырлык символы. Сугыштан соңгы буын туган шәһәрен, җимереклекләр һәм көлдән арындырып, үзенең хезмәте белән данга күмде, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгын яңадан торгызды.
Татарстанлылар өчен 1942 елның фаҗигале айларында Сталинградта һәм аның тирәсендә булып узган вакыйгалар аеруча якын. Идел һәрвакыт халыклар дуслыгы һәм туганлык елгасы булды. 1942 елда ил өстенә куркыныч янаганда һәм Сталин “Бер адым да артка чигенмәскә!” дигән әмер биргәндә, меңнәрчә Татартстанлы сугышчылар, Татарстанда оешкан тулы бер полк һәм дивизияләр Сталинградка ярдәмгә килде.
Сугышта солдат үз юлын, кайсы илдә дошман белән сугышасын, хәтта үлеп калырга да мөмкин булуын сайлый алмаган. Ләкин ул куркыныч көннәрдә Бөек Ватан сугышының барлык фронтлары буенча көрәштә “Сталинград” дигән исем генә дә көч һәм ныклык биргән. Һәркем, бигрәк тә бүген үзен туган урыны яки туган елы буенча гына түгел, ә шунда катнашкан көрәш исеме белән дә Сталинградчы итеп санаучылар моңа дәлил булып тора.
Ватан өчен зур куркыныч булган көннәрдәге уртак сынау уты милләтләре, диннәре һәм тормыш язмышлары төрле булган кешеләрнең уй-фикерләрен, ихтыяр көчен бергә туплады. Бу - бөек Сталинград сугышының үрнәге дә, дәресе дә булып тора. Бүген Россия үз куркынычсызлыгы өчен яңа чакырулар һәм янаулар алдында тора. Мин ышанам: без аларны алтмыш ел элек булган кебек лаеклы каршыларбыз, безнең халыкның бердәмлеген берни дә җимерә алмас.
Татарстанлылар шуның белән горурлана алалар: бу тулы мәгънәсендәге бөеклекне, куркусызлык һәм батырлык патриотизмын башкарганда безнең республиканың 60 меңнән артык улы һәм кызы катнашты. Сталинград өчен сугышларда Татарстан АССР да оештырылган 147 нче һәм 120 нче укчы дивизияләр батырларча көрәште. 30 мең Татарстан сугышчысы, йөз меңнәрчә совет солдаты кебек үк, Сталинград җирендә үзенең соңгы сыеныр урынын тапты.
Сталинград янындагы кан койгыч көрәштә күпмилләтле илебезнең (алар арасында Татарстанлылар да булган) ун меңнәрчә халкы тормышын корбан итте.
1942 елның 29 нчы октябрендә “Кызыл йолдыз газетасында танылган публицист-язучы Илья Эренбургның “Татарлар” дигән очеркы басылып чыккан иде. Анда татар Сталинградчы сугышчыларына югары бәя бирелә һәм бер немец солдаты Р.Вольгангның өенә язган хатыннан өзек китерелә. “Монда безгә каршы булган бик күп татар бар. Алар акылдан язган кешеләр, мин татар белән төшемдә дә очрашырга теләмәс идем”. Безнең якташларыбызга дошман тарафыннан бирелгән начар булмаган бәяләмә.
Сталинград фронтында коммунистлар һәм комсомоллар ныклык, батырлык һәм хәрби осталык үрнәге күрсәттеләр. Шәһәр оборонасы белән җитәкчелек итүче маршал В.Чуйков билгеләп үткәнчә, аларны Сталинград крепостенең нык цементы белән чагыштырырга мөмкин. Тарихи легендар Мамай курганының Сугышчан Дан залында түбәндәге сүзләр чокып язылган: “Әйе, без гади генә үләчәк кешеләр булдык һәм арабыздан бик азыбыз гына исән калды, ләкин без изге Ватан-анабыз каршындагы изге бурычыбызны үтәдек”.
Сталинград янындагы Иделдә бөек Җиңү Бөек Ватан сугышы барышында тамырдан борылыш өчен мөһим вакыйга булды.
Сугыштан соңгы буын туган шәһәрен, җимереклекләр һәм көлдән арындырып, үзенең хезмәте белән данга күмде, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгын яңадан аякка бастырды.
Узган 65 ел эчендә Волгоград социаль һәм икътисади өлкәдә югары сыйфатлы сикереш ясады. Һәм бүген Волгоград өлкәсе икътисади үсештә Көньяк Федераль округының лидерларыннан берсе булып санала. Тулай төбәк продукты стабиль рәвештә үсә, экспорт үсеше күрсәткече гомумроссиянекеләргә караганда узып китә. Өлкә Россия һәм чит илләрнең эшлекле даирәләре өчен җәлеп итүче инвестицион партнерга әйләнеп бара.
Татарстан Хөкүмәте һәм республиканың барлык күпмилләтле халкы исеменнән Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов барысын да бәйрәм белән котлады: “Кадерле ветераннар, үз Ватаныгыз һәм безнең һәркайсыбыз өчен эшләгәннәрнең барысы өчен дә сезгә рәхмәт сүзләре җиткерәбез. Бүгенге бәйрәм сезнең барыгызга карата да безнең һәрдаим бәя бирү, тирән ихтирамыбызны белдерү булып калсын иде, хөрмәтле ветераннар. Бу куркыныч сугыштан барлык кайтмый калганнарга мәңгелек дан. Үлемне җиңеп, исән калганнар алдында түбәнчелек белән баш иябез. Сезнең барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз, ныклы сәламәтлек, һәркемнең йортына, гаиләсенә тынычлык һәм мул тормыш телибез!”