Марат Әхмәтов республика авыл хуҗалыгы техникасы паркын модернизацияләү барышы турында сөйләде

02.12.2017

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов техник модернизацияләү һәм 2018 елгы кыр эшләренә техниканы әзерләү барышы турында сөйләде.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.   

Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, республикада шикәр чөгендере тулысынча җыеп алынган. Барлыгы 3 млн. 130 мең тонна, уңыш 423 ц/га –  бу Татарстанда шикәр чөгендере игү тарихында иң зур уңыш. 

Көнбагыш соң өлгергәнгә һәм дымлылыгы югары булганга күрә күп кенә мәйданнарны җыю ноябрь азагына калдырылган. Тәүлегенә 3,5 мең тонна җыела. 33 мең га җыясы калган. Уңыш - 14,3 ц/га.

Бөртекле кукуруза буенча да шул ук хәл. 16 мең га җыясы калган (7%тан ким). Эшләр 4-5 көннән тәмаланачак.

Аннары министр республиканың авыл хуҗалыгы техникасын модернизацияләү темасына кагылды. «40х60» программасы буенча 650дән артык авыл хуҗалыгы формированиесе 3 меңгә якын төрле техника сатып алган, субсидияләрнең гомуми күләме – 1,55 млрд. сум.  

Марат Әхмәтов «Трактор программасы»н да билгеләп үтте, бу программа хуҗалыкларга ярты бәясенә энергия белән тәэмин ителгән, 300 ат көче булган тракторлар сатып алырга ярдәм итә.  

Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы билгеләп үткәнчә, Әтнә (181 ат көче белән 100 га чәчүлекләргә), Актаныш (183 ат көче), Кукмара (207 ат көче), Балтач (201 ат көче), Түбән Кама (224 ат көче) һәм Саба районнары (237 ат көче) энергия белән иң тәэмин ителгән районнарга керәләр. Техника белән  Чирмешән (69 ат көче ), Кама Тамагы (104 ат көче), Минзәлә (124 ат көче), Баулы (127 ат көче), Әлмәт (127 ат көче), Яңа Чишмә районнары (132 ат көче) техника белән начар тәэмин ителгән.

Бер атна элек республиканың барлык районнарында да техниканы саклауга кую һәм көзге-кышкы ремонт эшләре кабул ителә башлаган. 

Ремонт сезонында техниканы 2018 елгы кыр эшләренә сыйфатлы итеп әзерләргә кирәк. Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм агрохолдинглар җитәкчеләрен, кышкы чорда барлык дилерлар да һәм заводлар да ташламалар бирәләр, дип кисәтте.   

Азакта министр билгеләп үткәнчә, ремонт эшләрен тизләтү өчен районнарда киләсе атнадан тематик семинар-киңәшмәләр узачак.

Рөстәм Миңнеханов үз чиратында искәрткәнчә, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең матди-техник базасын камилләштерү авыл хуҗалыгы эшчәнлеген алып бару нәтиҗәлелегенең иң төп факторы булып тора. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.