Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Baring Vostok компаниясе җитәкчелеге белән очрашты.
Очрашу Лондонда Россия-Британия эшлекле форумы киңлекләрендә узды.
Компания – СССРның элеккеге башка илләрендә турыдан-туры инвестицияләр белән шөгыльләнүче эре компанияләрнең берсе. Россиядә 1994 елдан бирле эшчәнлек алып бара.
Компания вәкилләре сүзләренчә, алар Россиядә эшчәнлек алып баруның зур перспективаларын күрәләр.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген Baring Vostok белән хезмәттәшлекнең перспективалары яхшы. Ул компания вәкилләрен компанияләргә инвестицияләр кертү мөмкинлеген өйрәнү өчен, киләчәк хезмәттәшлек өлешендә диалогны җайга салу өчен Татарстанга килергә чакырды.