Быел беренче тапкыр “Татнефть”ААҖ Директорлар советы утырышы уздырылды

31.01.2008

2008 елның 31 нче гыйнварында уздырылган утырышта Директорлар советы 2007 елга “Татнефть” ААҖ бюджетының нәтиҗәләре һәм үтәлеше турында фикер алышты һәм 2008 елның февраленә бюджетны раслады.
2007 елга “Татнефть” ААҖ нең эчке аудиты идарәсенең эш нәтиҗәләре каралды һәм 2008 елга эш планы яхшы дип табылды.
“Алабуга” махсус икътисади зонасында Компаниянең түбәндәге ике инвестицион проектын гамәлгә ашыруның барышы турындагы мәгълүматлар тыңланды һәм тикшерелде: пыяла сүсе һәм аның нигезендә продукция җитештерү буенча проект һәм шулай ук автомобиль сәнәгате өчен компаундлар җитештерү буенча проект. Беренчесен гамәлгә ашыру өчен, “Прайс-Даймлер Татнефть – Алабуга Пыяла сүсе” ААҖ нең берләшкән предприятиесе төзелде. Ул “Татнефть” ААҖ һәм «Preiss-Daimler Group компаниясенең тигез өлешле катнашы белән “Алабуга” махсус икътисади зонасында резидент сыйфатында теркәлгән. Икенчесен гамәлгә ашыру өчен, Basell компаниясе белән берләшкән предприятие төзү турында килешүгә ирешелде. Ике производствоны да башлау 2009 елга, проектның көченә керүе – 2011 елга планлаштырыла.
2007 елга эш нәтиҗәләре буенча акционерлар җәмгыятенең еллык гомуми җыелышын хәзерләү турында эшче комиссиясенең доклады тыңланды. Директорлар советы тарафыннан Директорлар советы һәм ревизия комиссиясе составына кандидатлар буенча килгән тәкъдимнәр каралды.
Директорлар советы әгъзаларын сайлау буенча тавыш бирү өчен, бюллетеньгә түбәндәге кандидатларны кертү карары кабул ителде:
1. Тәхәветдинов Шәфәгать Фәхраз улы – “Татнефть” ААҖ генераль директоры;
2. Васильев Валерий Павлович – Татарстан Республикасы җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры;
3. Вейгуд Дэвид Уильям – “Вейгуд ЛТД” компаниясе генераль директоры;
4. Воскресенская Мария Леонидовна – “Бренткросс ЛТД” компаниясе генераль директоры;
5. Гыйззәтуллин Радик Рәүф улы – Татарстан Республикасы финанс министры;
6. Гош Сушован – “SGI Enterprises Ltd компаниясе” нең идарә итүче директоры;
7. Ибраһимов Наил Габделбарый улы – “Татнефть” ААҖ нең производство буенча генераль директорының беренче урынбасары – “Татнефть” ААҖ баш инженеры;
8. Лавущенко Владимир Павлович – “Татнефть” ААҖ генераль директоры урынбасары;
9. Маганов Наил Өлфәт улы – “Татнефть” ААҖ генераль директорының беренче урынбасары - Нефть һәм нефть продуктларын куллану буенча идарә башлыгы;
10. Мөслимов Ренат Хәлиулла улы – Татарстан Республикасы Президентының Нефть һәм нефть-газ ятмаларын эшкәртү мәсьәләләре буенча консультанты;
11. Сабиров Ринат Касыйм улы – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының нефть-газ-химиясе комплексы мәсьәләләре буенча бүлек башлыгы;
12. Сорокин Валерий Юрьевич – “СИНХ” ААҖ генераль директоры;
13. Таҗиев Миргаҗан Зәки улы – “Әлмәтнефть” нефть-газ чыгару идарәсе (НГДУ) башлыгы;
14. Хисамов Рәис Салих улы– “Татнефть” генераль директоры урынбасары.
Директорлар советы дәүләт вәкилләре тарафыннан “Татнефть” ААҖ Директорлар советына Миңнеханов Рөстәм Нургали улы – Татарстан Республикасы Премьер-министры билгеләнү турындагы карарны исәпкә алды.
Шулай ук ревизия комиссиясенә дә кандидатлар тәкъдим ителде.
Директорлар советы 2007 елга эшчәнлек нәтиҗәләре турында фикер алышу буенча “Татнефть” ААҖ акционерларының гомуми җыелышын үткәрү вакытын һәм урынын билгеләде. Җыелыш 2008 елның 26 нчы июнендә Әлмәт шәһәрендә “Нефтьче” Мәдәният сараенда Мәскәү вакыты белән сәгать 08:00 дә уздырыла. Катнашучыларны теркәү тәртибе расланган. Якынча теркәү 2008 елның 16 нчы - 25 нче июнендә сәгать 08:00 дән 17:00 гә кадәр Әлмәт шәһәре, Гагарин урамы, 10 нчы йорт (“Татнефть” ААҖ милек идарәсе) адресы буенча үткәрелә. Җыелыш үткәрү көнендә теркәү 8 сәгать 30 минуттан башлап “Нефтьче” Мәдәният сараенда үткәрелә. Җыелышта катнашырга хокуклы кешеләр исемлеге акционерлар Җәмгыяте реестрында 2008 елның 12 нче мае сәгать 08:00 гә кадәр булган мәгълүматлар нигезендә төзеләчәк.