Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Астра Зенека» компаниясе җитәкчелеге белән Татарстан һәм компания арасында хезмәттәшлек мөмкинлекләре һәм перспективалары турында фикер алышты.
Чара Лондонда Рөстәм Миңнехановның Бөекбритания башкаласына эш сәфәре кысаларында узды.
Искәртәбез, «Астра Зенека» компаниясе – фармацевтика, төрле авыруларны, шул исәптән йөрәк-кан тамырлары, онкология, респиратор һәм ялкынсыну авыруларын дәвалау һәм профилактикалау буенча инновацион дару препаратлары җитештерү буенча бөтен дөньяга мәгълүм лидерлардан санала.
Моннан тыш, компания – Россия Федерациясе фәнни һәм тикшеренү эшчәнлегенә иң эре инвесторларның берсе.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан төбәктә җитештерүне урнаштыру өлкәсендә, шулай ук сәламәтлек саклау өлкәсендә уртак проектларны гамәлгә ашыру буенча да компания белән хезмәттәшлек итәргә тели.
Аннары яклар үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар, шулай ук уртак проектларны оештыру өлешендә дә.
Компания вәкилләре Россиядәге эшчәнлекләре турында сөйләделәр.
Татарстан белән хезмәттәшлеккә килгәндә исә, компания КДМУ, Казанның онкодиспансеры һәм башкалар белән уртак тикшеренүләр буенча багланышта тора.
Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, компаниянең Казанда җитештерүне интеграцияләү, уртак тикшереүләр уздыру буенча «Татхимфармпрепараты» компаниясе белән хезмәттәшлек мөмкинлеге бар.
Яклар «Астра Зенека» компаниясе вәкилләре 2018 ел башында хезмәттәшлек юнәлешләрен җентекләп өйрәнү өчен Татарстанга киләчәкләр дип сөйләштеләр.
Искәртәбез, бүген Россия-Британия эшлекле форумы кысаларында «Астра Зенека» компаниясе белән Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы арасында ниятләр турында меморандум имзаланды. Имзалау тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясенең Бөекбританиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Александр Яковенко һәм башкалар катнашты.