Рөстәм Миңнеханов Лондонга эш сәфәре кыла

28.11.2017

Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лондонга эш сәфәре белән килде.

Иртәгә, 2017 елның 29 ноябрендә, Бөекбритания башкаласында булганда Рөстәм Миңнеханов Россия-Британ бизнес-форумының III пленар утырышында катнашачак, шулай ук халыкара компанияләр җитәкчелеге белән берничә очрашу уздырачак.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы делегациясе әгъзалары Бөекбритания Парламентында һәм Уинстон Черчильның тарихи бункер-музеенда булачак.

Шулай ук Рөстәм Миңнехановның Бөекбританиянең Цифрлы технологияләр буенча дәүләт министры Мэтт Хэнкок белән очрашуы планлаштырыла.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.