Татарстанда өч ел ярым эчендә 700ләп спорт мәйданчыгы төзелгән

28.11.2017

Соңгы өч ел ярым эчендә Татарстанда 700ләп спорт мәйданчыгы төзелгән. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов җиткерде.

Спорт инфраструктурасы республикада яшьләр мәнфәгатен күздә тотып үстерелә. Бүгенге көндә Татарстанда 850 мең яшь кеше һәм 200 мең үсмер бар, дип билгеләп үтте министр.

Спорт мәйданчыклары төзелеше программасы барлык муниципаль районнарны да үз эченә алган. Хәзерге вакытта 170 балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә 90 мең бала шөгыльләнә.

Татарстанда Россиянең барлык яшьләр берләшмәләренең 12 проценты тупланган, дип билгеләде Владимир Леонов.

Республикада 68 яшьләр һәм 500дән артык балалар җәмәгать оешмалары бар, алар 300 меңләп республика халкын үзенә туплый.

Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов соңыннан яшьләр хәрәкәтенең актив катнашучыларына республика бүләкләрен тапшырды.

 


“Татар-Информ” МА