Рөстәм Миңнеханов «Unvia Trading Limited» компаниясе президенты Ури Альперович белән очрашты

12.10.2011

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Unvia Trading Limited» компаниясе президенты Ури Альперович белән очрашты. ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда шулай ук Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Тышкы элемтәләр департаменты директоры – ТР Президенты ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов, республика Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, "Татнефтехиминвестхолдинг" ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин катнашты.

Татарстан Президенты Ури Альперовичка «Unvia Trading Limited» һәм Татарстан арасындагы хезмәттәшлек юнәлешләре хакында сөйләргә тәкъдим итте. У.Альперовичның сүзләренә караганда, аның компаниясе, аерым алганда, Ауропада нефть эшкәртүче предприятиеләрне чимал белән тәэмин итүче буларак, “Татнефть” белән хезмәттәшлек итүгә карата кызыксыну белдерә. Очрашу барышында шулай ук авыл хуҗалыгы өлкәсендәге проектлар хакында да фикер алыштылар.

Рөстәм Миңнеханов Ури Альперовичка аның Татарстанга сәфәре кысаларында республиканың профиль министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре белән перспектив проектларны җентекләп тикшерергә тәкъдим итте һәм министрлык җитәкчеләренә тиешле күрсәтмәләр бирде


ТР Президенты матбугат хезмәте