Рөстәм Миңнеханов Абу-Дабида Россия-Әмирлекләр хөкүмәтара комиссиясенең VII утырышында катнашты

26.11.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Абу-Дабига (БГӘ) эш сәфәре кысаларында Сәүдә, икътисадый һәм техник хезмәттәшлек буенча Россия-Әмирлекләр хөкүмәтара комиссиясенең VII утырышында катнашты. Чара Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм БГӘ Тышкы эшләр һәм халыкара хезмәттәшлек министры Әбдалла Әл Нәхайян рәислегендә узды. 

Утырыш башланганчы Россия-Әмирлекләр хөкүмәтара комиссиясе  рәистәшләренең ике яклы очрашуы узды, анда яклар киләчәктә илләр арасындагы хезмәттәшлекне үстерү перспективалары турында фикер алыштылар.  

Россия-Әмирлекләр хөкүмәтара комиссиясе утырышын ачып, Денис Мантуров Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Россиянең Фарсы култыгы төбәгендә әйдәүче тышкы сәяси һәм сәүдә-икътисадый  партнёрларының берсе булуын ассызыклады. 

Министр билгеләп үткәнчә, үзара файдалы сәүдә-икътисадый, сәнәгать, инвестицион, гуманитар һәм мәдәни багланышларны эзлекле рәвештә киңәйтү ике илнең дә озак сроклы мәнфәгатьләренә тулысынча туры килә һәм төбәк һәм глобаль дәрәҗәдә тынычлыкны һәм тотрыклылыкны саклауга хезмәт итә.   

«Элегрәк Россия гражданнары өчен Гарәп Әмирлекләренә керүне гадиләштерү турында бик мөһим карар кабул ителгән иде, бу туризм активлыгын үстерергә ярдәм итте. Үз чиратыбызда без дә сезнең илдән Россиягә туристлар агымы артуны телибез», - диде Денис Мантуров. 

Министр Әмирлекләр территориясендә бөртекле ашлыкны саклау һәм эшкәртү буенча тиешле инфраструктура – Якын Көнчыгыш илләренә Россия ашлыгын тотрыклы рәвештә китереп торуны тәэмин итү өчен эре ашлык хабын формалаштыру мөмкинлеген карарга тәкъдим итте.     

«Без киләчәктә гаять күп сыйдырышлы базарлар булачак технологик юнәлешләрне үстерүгә зур өметләр баглыйбыз. Шуңа күрә безнең ил хәзер  пилотсыз җир өсте, авиация, диңгез транспорты, аддитив технологияләр һәм цифрлы икътисад өлкәсендә аеруча перспектив хәл ителешләрне актив әзерли», - диде министр. 

Утырыш азагында берничә ике яклы килешү имзаланды.