Рөстәм Миңнеханов «Иң яхшы Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәре» конкурсында 12 җиңүчегә дипломнар тапшырды

25.11.2017

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Иң яхшы Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәре» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.  

Искәртәбез, конкурс республикада дүртенче мәртәбә уза. Барлык министрлыклар һәм ведомстволар конкурста катнашу өчен үз хезмәткәрләрен җибәрәләр.

Быел конкурсантлар берничә этап уздылар: тест узу, дәүләт телләрен һәм чит телләрне белү, һөнәри сыйфатларын, спортта әзерлекләрен бәяләү, Татарстан Республикасының территориаль корылышын белү.

Конкурс финалистлары проектлар әзерләделәр һәм комиссия каршында якладылар. Аннары бу проектлар киләчәктә файдалану мөмкинлеге өчен республика министрлыкларына һәм ведомстволарына җибәреләчәк.   

Конкурс йомгаклары буенча 12 иң яхшы дәүләт хезмәткәре лауреат дипломнарына лаек булдылар. Бүләкләрне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.   


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.