Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан православие җәмәгатьчелегенең III форумында катнашты.
Бүген «Корстон» КСККда (Казан) Татарстан Республикасы православие җәмәгатьчелеге форумы ачылды, анда Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Федераль Милләтләр эшләре агентылыгы җитәкчелеге вәкилләре, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан, шулай ук Рус Православие Чиркәвенең (РПЧ) башка вәкилләре дә катнашты.
Искәртәбез, Татарстан православие җәмгатьчелегенең III форумын уздыру турындагы карар Казанда 2015 елның 26 ноябрендә узган II форум делегатлары тарафыннан кабул ителгән иде.
Сәламләү сүзе белән чарада катнашучыларга Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич мөрәҗәгать итте.
Үз чиратында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов форумда катнашучыларны сәламләде. Ул билгеләп үткәнчә, форумны уздырыр алдыннан җитди эш башкарылды – руханилар җыелышлары, приходлар активы белән очрашулар. «Вакыт мондый аралашу форматының кирәклеген күрсәтте», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук руханиларның күп милләтле республикада тынычлыкны һәм татулыкны саклау эшенә зур өлеш кертүләрен билгеләп үтте.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан митрополиясе өчен Богородицкий монастыреның Казан Мәрьям-ана иконасы соборын торгызуны әһәмиятле вакыйга дип атады.
«Җәмгыятьтә рухи яңарышның уңайлы тормышыбыз өчен ныклы нигез булуын аңлау бар, - диде Татарстан Президенты. – Республикада рухи белемгә аерым игътибар бирелә. Әлмәт һәм Чистай епархияләрендә рухи-мәгърифәт үзәкләре булдырылды. Тарихи изге урыннарны торгызуга зур игътибар бирелә. Күп еллык хезмәт нәтиҗәсендә ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә Успенье соборы һәм Свияжск утрау шәһәренең монастыре кертелде».
«Татарстанда дини ихтыяҗларны гамәлгә ашыру өчен барлык кирәкле шартлар да тудырылган, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Аларның нигезе – 2015 елда Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстан Республикасы Мөселманнарының Диния нәзарәте, Рус Православие Чиркәвенең Татарстан митрополиясе һәм Рус Православие Иске обряд Чиркәвенең Казан-Вятка епархиясе арасында хезмәттәшлек турында төзелгән килешү».
Форум барышында Федераль Милләтләр эшләре агентылыгы җитәкчесе Игорь Бариновның чарада катнашучыларга сәламләве укылды.
«Татарстан Республикасында православиене үстерүнең хәзерге хәле һәм перспективлары турында»гы нотык белән форумда РПЧ Татарстан митрополиясе башлыгы, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан чыгыш ясады.
Татарстанда хәзерге дәвердә дәүләт-дин мөнәсәбәтләре турында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов чыгыш ясады.
Моннан тыш, III форум кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка Рус Православие Чиркәвенең II дәрәҗә «Дан һәм намус» ордены тапшырылды.