Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин видеоконференцэлемтә буенча РФ Хөкүмәтенең 1452 Карарын башкару буенча киңәшмәдә катнашты

24.11.2017

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген видеоконференцэлемтә буенча РФ Хөкүмәтенең 2016 елның 23 декабреннән булган 1452 номерлы Карарын юридик затлар тарафыннан башкарылу мәсьәләләре буенча киңәшмәдә катнашты.

Киңәшмәне Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Козак уздырды.

Татарстан Республикасыннан киңәшмәдә шулай ук ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин катнашты.

Киңәшмә барышында төзелеш ресурслары бәясе мониторингы мәсьәләләре, шулай ук төзелеш ресурслары бәясе мониторингы кагыйдәләренең үтәлеше хакында фикер алыштылар.

Дмитрий Козак шулай ук 2017 елгы бюджетның субъектлар тарафыннан үтәлеше, төбәкләрнең үзләренә алган йөкләмәләрен башкаруы темасына да кагылды.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.